Быел «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуаплык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының дәүләт ярдәмен алган 64 мөрәҗәгать итүче яшелчә үстерә, товар балыгы үрчетә, умартачылык, ат үрчетү белән шөгыльләнә, сөт һәм ит терлекчелегендә эшли.
Соңгы юнәлешне Биектау районыннан Рифкать Әкъсанов та сайлаган. Ул 40 сыерга исәпләнгән ферма төзү проектына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан 5 миллион сум күләмендә ярдәм алды.
Аның үз эше җирне яратудан башлана. Башта төрле токымдагы тавыклар, фазаннар, атлар, сарыклар үрчетә башлый, соңыннан алар өчен ферма бинасы да төзи. Кош-корт һәм атлар күңел өчен күбрәк булса, Романовлар токымындагы сарыклар табыш китерә.
"Мин үзем, балалар һәм оныклар да җиргә якын. Минем өчен иң мөһиме - аларның җирдән, мал-туардан ерак булмаулары. Хәзер авыл балаларының да сыерны күрмичә үскәннәре бар. Мондый хәл булмасын иде, нәрсәнең кайдан килгәнен, икмәкнең агачта үсмәгәнен белсеннәр иде", - дип сөйли фермер Рифкать Әкъсанов.
Ферманы ныклап төзергә булганнар. Әгәр күпләр фермаларның диварларын металл панельләрдән төзүне өстен күрсәләр, биредә аларны 30 см калынлыктагы блоклардан салганнар. Кышын - җылы булсын, җәен салкынча булсын өчен эшләгән ул шулай. Фермерның планы - кышка барлык хуҗалыкны түбә астына кертергә һәм язга таба сыерлар алырга.
"Җайланмаларны урнаштырасы калды. Тирес җыю, сөт саклау өчен танклар куярга һәм сыер саву постын булдырырга уйлыйбыз", - дип сөйли Рифкать Әкъсанов.
Фермерның әлегә сыерлары булмаса да, фермасын төзеп бетерә һәм инде сөтне ничек, кая сату турында кайгырта. Җирле сөт заводына күпләп сату турында килешеп тә куйган инде ул.
Рифкать Әкъсановның төзелеп беткән диярлек фермасы булуга карамастан, җире бик күп түгел - нибары 8 гектар. Терлек азыгының бер өлешен шунда да үстереп була, әмма фермер һәм аның гаиләсе башка юлны сайлаган.
"Терлекләрне монокорм белән ашатачакбыз. Печән, салам, сенажны үзең әзерли башласаң - тулы бер хуҗалык тотарга кирәк. Техника, кешеләр, ашлама.... Әгәр моңа һәм әзер азык сатып алуга чыгымнарны чагыштырып карасаң, аерма зур түгел. Без, болай җиңелрәк һәм отышлырак булыр, дигән карарга килдек", - ди фермер.
Биектау районы Казан белән чиктәш. Биредәге фермерларның, башкаларныкыннан аермалы буларак, продукцияне ваклап сатып, үз хуҗалыкларыннан зуррак файда алу мөмкинлеге күбрәк. Фермалар саны елдан-ел арта.
"Быел районда грант алучылар бик күп. Хәзер барысы да төзелеш эшләре алып бара. Фермаларны төзекләндерәләр, кемдер нульдән төзи", - ди район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Рөстәм Сабиров.