«Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында авыл хуҗалыгы мәгариф платформасы башлануга багышланган матбугат конференциясе узачак

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

23 сентябрьдә 13:00 сәгатьтә «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында авыл хуҗалыгы мәгариф платформасы башлануга багышланган матбугат конференциясе узачак.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков һәм РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин катнашалар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 18 сентябрьдә авыл хуҗалыгы мәгариф платформасы эшли башлады. Платформа эре предприятиеләр белгечләре өчен дә, шулай ук зур булмаган фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен дә билгеләнгән.

Онлайн мәктәп агробизнес өчен дөньяның теләсә кайчы читендә белем алырга мөмкинлек бирә. Курслар кысаларында нәтиҗәле сөт терлекчелеген, ялгышмыйча умартачылык белән шөгыльләнүне, төгәл игенчелек технологияләрен, биологияләштерүне һәм нәтиҗәле орлыкчылыкны үзләштерергә, фермерлар өчен салым салу системаларын ачыкларга һәм җитештерелгән продукцияне ничек сертификацияләргә һәм «Меркурий» системасы белән эшләргә өйрәнергә мөмкин. Моннан тыш, персонал белән идарә итәргә, бизнес-процессларны җайга салырга, нәтиҗәле командалар булдырырга һәм, әлбәттә инде, цифрлаштыру һәм бизнес-аналитикага өйрәнергә була.

Матбугат-конференциясенең онлайн-трансляциясе 13:00 башлана һәм «Татар-информ» МА сайтында уза.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башка барлык теләүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны WhatsApp мессенджерында +7(927)037-91-10 номерына һәм pr@tatar-inform.ru электрон адреска алдан җибәрә алалар. Теләүчеләр шулай ук сорауларны онлайн-видеога комментарияләрдә дә бирә алалар.

Массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү электрон почта аша уза:pr@tatar-inform.ru.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International