Марат Җәббаров дүртенче чакырылыш Кукмара муниципаль районы Советы утырышында катнашты

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Бүген дүртенче чакырылыш Кукмара район Советының беренче утырышы булды, аның барышында Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауларның нәтиҗәләре, Кукмара муниципаль районы башлыгын һәм аның урынбасарын сайлау, район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан итү каралды.

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова катнашты.

"Сайлаулар нәтиҗәләре республиканың социаль-икътисадый үсеш курсының дөреслеген тагын бер кат раслады. Татарстан зур адымнар белән алга атлый, күп кенә программалар тормышка ашырыла. Куелган бурычлар районнарда да уңышлы үтәлсен өчен урыннарда ныклы җитәкче команда булырга тиеш. Кукмара районы элек-электән алдынгылар рәтендә. Сезнең һәр тармакта шактый зур уңышларыгыз бар. Киләчәктә дә районда үсеш темплары кимемәс дип ышанам», - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Кукмара районы авыл хуҗалыгы тармагы эшенә йомгак ясап, соңгы алты елда районеың терлекчелек өлкәсендә динамик үсеш күзәтелә, дип билгеләп үтелде. Эре мөгезле терлекләр саны 2014 елдагы 25,6 мең баштан 2020 елда 32,5 мең башка кадәр (127%) җиткән, шул исәптән сыерлар 122%ка арткан. 2019 елда 98,4 мең тонна сөт җитештерелгән, 2020 елда 110 мең тонна сөт җитештерү планлаштырыла.

Район башлыгы вазыйфасына Марат Җәббаров соңгы алты елда районны җитәкләгән Сергей Дмитриев кандидатурасын тәкъдим итте. Депутатлар Сергей Дмитриевич кандидатурасын бертавыштан хуплады. Аның урынбасары итеп моңарчы район Советы Аппаратын җитәкләгән Гаянова Резидә Нурислам кызы сайланды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International