Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы компетенцияләр WorldSkills Russia VIII Илкүләм чемпионатында Татарстанга призлы урыннар китерде

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

21 сентябрьдә Мәскәү шәһәрендә «Яшь профессионаллар» ("Молодые профессионалы") VIII Илкүләм чемпионатының финал ярышларына нәтиҗәләр ясалды. Татарстан гомумкоманда зачетында икенче урынны алды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы "Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү" компетенциясендә Татарстанга 2 урынны Булат Хәлиуллин китерде. Ярышлар дистанцион форматта узды.

Моннан тыш, "Ветеринария" компетенциясе буенча ике яшь категориясендә Лилия Заһидуллина (2 урын) һәм Ксения Петухова (3 урын) республикага призлы урыннар китерделәр. Яшүсмерләр арасында «Кондитерлык эше» компетенциясендә мактаулы өченче урынны Язилә Гатина яулады. "Икмәк пешерү" компетенциясе буенча призлы урынны Әдилә Әсхәдуллина алды (4 урын).

“Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)” VIII Илкүләм чемпионаты финалы бөтен ил буенча 2020 елның 6 - 21 сентябрендә узды. Анда 3 меңнән артык конкурсант катнашты, шуларның 1 меңе – яшүсмерләр һәм чит ил конкурсантлары иде. Катнашучылар 3 меңнән артык мәйданда — көллиятләрдә һәм компетенцияләр үзәкләрендә «24/7» режимында чыгыш ясадылар. Экспертлар бергәлеген 700дән артык кеше тәшкил итте. VIII Илкүләм чемпионатның Россия финалында 76 ил һәм Россия Федерациясенең 85 субъекты катнашты һәм тамаша кылды.

Ярышлар мәйданчыгында дистанцион-турыдан-туры форматта 130 компетенция, шулай ук WorldSkills Russia Juniors блогының 71 компетенциясе тәкъдим ителде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International