ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2020 ел
җомга

Бүген Лаеш районында чәчүлекләрне пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшкәрткәндә умартачыларның үзара хезмәттәшлеге тәртибен аңлату мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Зәй районында «Чәчү батырын», иң яхшы бүлекчәләрне һәм механизаторларны, хезмәт алдынгыларын бүләкләү тантанасы узды. Чарада район башлыгы Рәзиф Кәримов, Татарстан  Республикасы  Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов, «Агрокөч» АҖ  генераль директорының  үсемлекчелек мәсьәләләре буенча урынбасары Булат Шакиров катнашты.

Сыйфатлы продукция җитештерү – фермер Гатауллиннар эшчәнлегендә төп максатларның берсе.


25
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Спас районының Екатериновка авылыннан Динар Гыйниятуллин крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәткәрләре хәзерге вакытта бар куәткә терлекләрне кышлату өчен ышанычлы азык базасы булдыру өчен эшлиләр.

Бу хакта бүген Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров  агросәнәгать комплексы объектларын капиталь ремонтлау һәм төзү программалары буенча районнар белән узган киңәшмәдә хәбәр итте. Чарада Татарстан  Республикасы  ГИСУ директорының беренче урынбасары Рафар Шакиров, «Татагропромстрой» АҖ генераль директоры Ирек Закиров, министр урынбасарлары һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Алексеевск районында авыл хуҗалыгы предприятиеләрен комплекслы цифрлаштыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чара район башлыгы Сергей Демидов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының райондагы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы  Газинур Мусин, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев, «РИВЦ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин,  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «РИВЦ» АҖ белгечләре катнашында Алга һәм Родина хуҗалыклары базасында узды.


23
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров журналистлар белән очрашты һәм уңыш булдыру, терлек азыгы әзерләү һәм фермерларга ярдәм итү турында онлайн режимда сөйләде.

Бүген Ютазы районында ачык һавада терлекчелек буенча зона семинары узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. Чарага Азнакай, Баулы, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман, Чирмешән районнары вәкилләре чакырылган иде.

Татарстанда 2017 елдан башлап Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә аграрийларны ташламалы кредитлау механизмы гамәлгә ашырыла. Әлеге программа кысаларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре түбәнәйтелгән  - 1%тан 5%ка кадәр  ставка буенча кредит алырга мөмкин.

Терлек азыгы әзерләү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аерым контролендә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International