Татарстанда АПКны цифрлаштыру буенча онлайн дәресләр башлана:теләгән һәркем укый ала

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, бүген 14:00 сәгатьтә «Агрополия» онлайн мәктәбендә беренче уку көне башлана. Дәрес агросәнәгать комплексын цифрлаштыруга багышлана. Уку барышында “Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге” АҖенең цифрлаштыру һәм проектка идарә итү бүлеге җитәкчесе Дамир Фатыйхов цифрлаштыруның база төшенчәләре, автоматлаштыру турында сөйли, аларның кайда һәм ни өчен кулланылуын аңлата. Үсемлекчелекне автоматлаштыру белән галим-агроном Ирина Головатая җентекләп таныштыра.

Укуларда катнашу өчен «Агрополия» порталында яки түләүсез номер 88005502441 буенча теркәлергә кирәк:Теркәлү катнашучыларга узган семинарларны карарга, шулай ук уку вакытында сораулар бирергә мөмкинлек бирә.

Онлайн мәктәптә киләсе дәрес 6 октябрьдә 14.00 сәгатьтә узачак.

Исегезгә төшерәбез, бердәм «Агрополия» мәгариф платформасы аграрийларны белем бирү өчен билгеләнгән. Ресурс АПК өлкәсендә яңа белемнәр алу мөмкинлеген, күнекмәләрне практикада куллану өчен заманча технологияләрдән һәм инструментлардан файдалану мөмкинлеген бирә. Сайланган өлкәдә компетентлыкны арттыру аграрийлар өчен табышлылыкның бөтенләй яңа күрсәткечләренә чыгарга ярдәм итәчәк. Платформа эре предприятиеләр белгечләре өчен дә, шулай ук зур булмаган фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен дә билгеләнгән.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International