Бүген KazanForum кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында ислам илләре яшь пешекчеләренең Юныс Әхмәтҗанов ис. халыкара турнирының тантаналы ачылышы узды.
Компания «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» ХV халыкара икътисадый форумы кысаларында ашлык йөкләрен югары тизлек белән ташу буенча елга 8 млн.тонна куәткә ия махсуслаштырылган югары технологияле объект булдыру турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән килешү төзеде. Җир юлы ашлык Хабы “Зерно+” логистика моделен үстерү һәм өемле йөкләрне җир өсте тимер юллары аша ташу технологиясен ишәйтү кысаларында Дэн Сяопин исемендәге иң эре халыкара Логистика комплексына географик якынлыкта барлыкка киләчәк.
Татарстан быел экспортка 16 миллион долларлык хәләл продукция чыгаруны планлаштыра. Бу хакта журналистларга Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Kazan FORUMда хәбәр итте.
«Казан» агросәнәгать паркында «Kazan Halal Market» халыкара хәләл-ярминкәсе ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Саха (Якутия) Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәясәте министрының беренче урынбасары Анна Стручкова җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашу узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә хуҗалык-көнкүреш суы белән тәэмин итү системаларын (су белән тәэмин итүнең бүлү челтәрләреннән тыш) яисә каты коммуналь калдыкларын җыю һәм чыгару мәйданчыкларын төзү, капиталь ремонтлау, реконструкцияләү буенча чыгымнар өлешен финанс белән тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алуга мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алу конкурсында катнашуга гаризалар кабул итүне игълан итә.
«Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 2023 елның 14 апрелендәге 124-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча максатчан белем алу турында» 2024 елның 27 апрелендәге 555 номерлы карары нигезендә 2024 елның 1 маеннан максатчан белем алуга кабул итү шартлары үзгәрде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы федераль бюджеттан финанслашу бара торган «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү» илкүләм проекты кысаларында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә тоткан чыгымнарының ( 2023 елның IV кварталы һәм 2024 елның I карталы өчен) бер өлешен каплауга субсидияләр бирү өчен сайлап алу уздыруга гаризалар кабул итү турында игълан итә.
«Цифрлы ликбез»ның яңа сезонында (https://digital-likbez.datalesson.ru/) Авито имин товарлар сатып алу һәм Интернетта белдерүләр урнаштыру кагыйдәләре турында сөйләячәк.
Авито һәм «Цифрлы икътисад» коммерциягә карамаган автоном оешма (АНО) Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәме белән цифрлы белем һәм кибер куркынычсызлык өлкәсендә «Цифрлы ликбез» бөтенроссия агарту проектының яңа сезонына старт бирде.
«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» АҖ 2023 ел эшенә йомгак ясады. Предприятиенең Яшел Үзән, Чистай һәм Буа шәһәрләрендәге барлык җитештерү мәйданчыкларында бер елда 251 мең тонна сөт-чимал эшкәртелгән. Көнгә сөт-чимал эшкәртү дәрәҗәсе 690 тоннага якын булган.