Һәр зур вакыйга артында атмосфера тудыручы кешеләр тора. Казан ипподромында Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм итү уңаеннан уздырылган чарага йомгаклар ясалды һәм шушы бәйрәмнең югары дәрәҗәдә һәм оешкан төстә узуына үзләреннән зур өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерделәр.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Гөлүс Баязитов, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, «Казан ипподромы» ҖЧҖ директоры Владимир Жуковский, «Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе» төбәк иҗтимагый оешмасы башкарма директоры Светлана Каппушева һәм башкалар катнашты.
Министр сүзләренә караганда, бүгенге көндә «Казан» халыкара ат спорты комплексы Россиядә иң эреләрдән һәм Европада алдынгыларның берсе булып санала. “Казан ипподромы, үз инфраструктурасын камилләштереп, үткәрелә торган чаралар спектрын киңәйтеп һәм белем бирү эшчәнлеген арттырып, алга таба үсүен дәвам итә. Бу комплекс ат спорты үзәге генә түгел, ә, профессиональ спортчыларны да, ат спортын яратучыларны да җәлеп итеп, шәһәрнең спорт һәм мәдәни тормышының мөһим өлеше булып кала”, - дип билгеләп үтте ул.
Казан ипподромы, ат спорты традицияләрен саклап, чараларны оештыруга һәм белгечләрне укытуга инновацион алымнар кертеп, заманча спорт объекты буларак үсә.
Агымдагы елның 30 августында Татарстан Республикасы тарихында өченче тапкыр Россия Федерациясе Президенты призына чабышлар узды. Әлеге чара алдыннан Казан ипподромына капиталь ремонт ясалган. Ярышларның төп чабышы кысаларында 2400 м дистанциядә Россия рекорды куелды (ТЭП Лидер — 2 минут 31 секунд). Чара кысаларында беренче мәртәбә тулы канлы токымлы атлар арасында 1600 м дистанциядә Бөтенроссия рекорды куелды (1 минут 35,6 секунд). Болар манежның һәм чабу юлларының югары дәрәҗәдәге чаралар уздыру өчен югары дәрәҗәдә оештырылуы һәм әзерләнүе турында сөйли.
Быел ярышларда Россиянең 28 төбәгеннән 190 ат катнашты. Ярышлар 14 номинация буенча узды, аларның кайберләре Казан ипподромында беренче мәртәбә узды. Гомуми приз фонды 38 млн сум булган.
"Бүгенге көндә ипподром инфраструктурасын тагын да яхшырту күздә тотыла. Ат абзарлары зонасын, ат спорты мәктәбе манежын, шулай ук комплексның башка объектларын этаплап ремонтлау планлаштырыла. Алдагы тенденция әһәмиятле ат спорты ярышларын, илнең ат спорты тармагын үстерү өчен зур әһәмияткә ия булган фестивальләр һәм иң көчлеләр спартакиадасын уздыруга юнәлдерелгән", - диде Марат Җәббаров.
Чара азагында Марат Җәббаров Казан ипподромында Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнен оештыруга һәм үткәрүгә зур өлеш керткән катнашучыларга бүләкләр тапшырды. “Һөнәри осталыгыгыз, үз эшегезгә тугры калуыгыз һәм Татарстанның ат спорты үсешенә зур өлеш кертүегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.