Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүенең табышлылыгын арттырырга мөмкинлек бирә торган ашлык саклау технологиясен күрсәттеләр

2025 елның 19 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында “Август-Кайбыч” агропредприятиесе территориясендә бөртекле культураларны, майлы культураларны һәм силосны полимер җиңсәләрдә саклау технологияләрен күрсәтү буенча махсуслаштырылган мәйданчык ачылды. Проект Россиянең алдынгы синтетик материаллар җитештерүче СИБУР компаниясенең һәм үсемлекләрне яклау чаралары базарында лидерларның берсе, алдынгы агротехнологияләр белән тәэмин итүче «Август» компанияләре төркеменең стратегик партнерлыгы нәтиҗәсендә гамәлгә ашырылды. Демонстрацион мәйданчык аграрийларга авыл хуҗалыгы продукциясенең югары сыйфатлы саклануын тәэмин итәргә һәм урып-җыюдан соңгы логистикага һәм туплауга чыгымнарны шактый киметергә мөмкинлек бирә торган нәтиҗәле һәм һәркем файдалана алырлык технологик чишелешнең өстенлекләрен кыр шартларында күрсәтә.

Үзебезнең авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен җиңсә саклау технологиясенең актуальлеге төбәкләрдә заманча элеваторлар һәм ашлык саклагычлар кытлыгы булуга бәйле. Тармак экспертлары бәяләвенчә, складлар җитмәгәнгә һәм алар иске булганга күрә, шулай ук транспортлауга бәйле кыенлыклар аркасында ил ел саен 10-12 млн тонна ашлык югалта, чагыштыру өчен - бу Ставрополь краенда бөртеклеләр җыемының еллык күләме кадәр. Уңышны саклау инфраструктурасын үстерү - АПК өлкәсендә дәүләт өстенлекләренә җавап бирә торган стратегик бурыч, шулай ук азык-төлек иминлеген ныгытуга һәм РФ экспорт куәтен үстерүгә өлеш кертү.

Нәтиҗәле саклау үстерелгән продукцияне югалтуларны булдырмаска гына түгел, ә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә бәяләргә идарә итәргә һәм табышны арттырырга мөмкинлек бирә. Әлеге мәсьәлә бүгенге көндә үсемлекчелекнең түбән табышлы булуы шартларында, беренче чиратта, Россия игенчелегенең төп культурасы булган бодай җитештерү сегментында аеруча әһәмиятле. Хуҗалыкларның эш практикасында ашлык бәяләренең шактый төрле булуы күзәтелә – 10%тан 40%ка кадәр, бу, саклагычларның урып-җыю урыннарыннан нинди ераклыкта булуына карап, логистик чыгымнарның төрлечә тотылуга бәйле. Шуңа күрә озак вакыт саклау инфраструктурасын үстерү һәм бу өлкәдә заманча технологияләрне гамәлгә кертү авыл хуҗалыгы продукциясен урнаштыру өчен уңай шартлар тудыруга ярдәм итәчәк һәм аграрийларның керемнәрен арттыруда мөһим фактор булачак.

Бөртекле, майлы культураларны һәм силосны җиңнәрдә саклау технологиясе - элеваторларга һәм стационар складларга заманча нәтиҗәле альтернатива. Аның нигезендә продуктны табигый консервацияләү принцибы ята. Ашлык яки башка авыл хуҗалыгы продукциясе (шулай ук силос, сенаж, чөгендер һәм бәрәңге түбе, сыра җитештерүдән чыккан калдыкны сакларга мөмкин) герметик күп катлы нык полимер җиңсәгә салына. Ашлыкның «сулышы» һәм эчтәге микроорганизмнарның тереклек эшчәнлеге нәтиҗәсендә кислород акрынлап углекислыйга газга алышына, бу исә окисьлашу процессларын туктата, ашлыкның шытып чыгуын туктата, корткычларның юкка чыгуына шартлар тудыра һәм, гомумән, саклау өчен уңайлы тотрыклы мохит барлыкка китерә.

Урып-җыю вакытында ук оештырыла торган мондый мобиль склад чишелешләре түбәндәге төп өстенлекләр һәм үзенчәлекләр белән тасвирлана:

- Файдалану мөмкинлеге һәм отышлылык: җиңсәдә саклау агропредприятиеләргә ашлык саклагычлар булдыруга капиталь чыгымнардан котылырга һәм складларга хезмәт күрсәтүгә чыгымнар тотылмау, энергия сарыф итүне киметү, логистик операцияләрне киметү исәбенә шактый экономия алырга мөмкинлек бирә. Гомумән алганда, технология традицион саклау ысуллары белән чагыштырганда, чыгымнарны 60-90%ка киметергә ярдәм итә.

- Мобильлек һәм уңайлык: полимер җиңсәне теләсә кайсы урында: кырда яисә әзер мәйданчыкта урнаштырып була (иң яхшысы - грунт өслек ). Бу урып-җыю эшләренең кызган чорында складлар яки транспорт җитмәү аркасында махсус техниканың эшләмичә тору очракларын бөтенләй диярлек булдырмый.

- Ышанычлылык һәм функциональлек: бер җиңсәнең озынлыгы 60-75 м, диаметры 1,5-3,6 м һәм ул 250-300 тоннага кадәр ашлык сыйдыра ала. Материал үзенең үзлекләрен –50˚С градустан +50˚С градуска кадәр температура диапазонында тулысынча саклый, механик зарарлануларга чыдам. Ашлыкның рөхсәт ителә торган дымлылык дәрәҗәсе (14%ка кадәр) үтәлгәндә, продукция 18 айга кадәр сакланырга мөмкин.

- Ашлыкны контрольдә тоту һәм аның сыйфаты югары булу: стационар складларда саклаудан аермалы буларак, агроҗиңсәләр куллану товар белән төрле тәэмин итүчеләрнең продукциясен катнаштырмаска мөмкинлек бирә, бу, үз чиратында, ашлыкны элеватордан төяп җибәргәндә аның сыйфат характеристикалары һәм сату бәясе төшү куркынычын булдырмаска ярдәм итә. Җитештерүче, мөһим параметрларны көйләп, үзенә теләгәнчә товар партияләрен булдыра ала. Моннан тыш, җиңсәгә салганнан соң продукт урып-җыюдан соңгы өлгереп җитү этабын уза - бу ашлыкның сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә һәм, нәтиҗәдә, аның базар бәясен арттыра.

Җиңсәләрдә саклауның югары нәтиҗәлелеген дөньякүләм практика да раслый - мәсәлән, Аргентинада полимер җиңсәләргә уңышның 40%ка кадәре салына. Россиядә мобиль складлар әлегә чикләнгән күләмдә генә (саклагычларның гомуми күләменнән якынча 5-7%), әмма шул ук вакытта – куллануны киңәйтү өчен шактый зур мөмкинлек бар. Татарстанда демонстрацион мәйданчык булдыруның төп максаты - үзебезнең аграрийларга, бөртекле, майлы культураларны һәм силосны җиңсәдә саклауның заманча технологияләрен гамәлгә кертеп, аларның предприятиеләре өчен зур мөмкинлекләр ачылуын күрсәтү.

Демонстрацион мәйданчык эшләү барышында игенчеләр гамәлдәге авыл хуҗалыгы җитештерүе шартларында тутырылган полимер җиңсәләрне күрә һәм төрле культуралар мисалында уңышны саклау сыйфатын ачык бәяли алалар, продукцияне төяү һәм бушату өчен махсуслаштырылган техника (ашлык төягечләр һәм шнеклы бушату машиналары) белән таныша алалар, үз хуҗалыкларында мондый технологияне кертү буенча, шулай ук кырда мобиль саклагычларны ничек дөрес урнаштырып булуы турында эксперт консультацияләре ала алалар.

Демонстрацион мәйданчыкны оештыру һәм эшләтә башлау Россиядә бөртекле культуралар өчен җиңсәләр һәм полимер материаллар җитештерүен булдыру буенча иң масштаблы проектны гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла. Әле күптән түгел генә агроҗиңсәләр нигездә безнең илгә чит илдән кайтарыла иде. Хәзер тулысынча җирле технологик чылбыр булдырылды: югары агроэксплуатацион характеристикалы әзер продукция чыгарыла, ул сыйфат ягыннан Россиянең үзенекеләреннән дә, ә кайбер параметрлар буенча иң яхшы чит ил аналогларыннан да өстен.

“Без Россия аграрийлары өчен уңайлы һәм нәтиҗәле чишелеш булдырдык, ул уңышны саклауга карашны тамырдан үзгәртә. Агроҗиңсәләр куллану авыл хуҗалыгы җитештерүенең күп чыгымнарын янга калдырырга ярдәм итә, һәм бүген игенчеләр бу алдынгы практикадан илнең барлык төбәкләрендә дә файдалана алалар. Без мондый дәрәҗәдәге җитештерүнең оештырылуы белән горурланабыз, бу безнең агробизнесның табышлылыгын арттыруга һәм илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә керткән өлешебез”, – дип сөйләде «Август-Полимер» ҖЧҖ генераль директоры Владимир Алин.

Полимер җиңсәләр куллану Татарстанда активлаша бара: бушлай экскурсияләр уздыру һәм барлык теләүче аграрийларны җиңсәләрдә саклау технологиясе белән таныштыру өчен нәкъ менә монда демонстрацион мәйданчык ачылу очраклы түгел. Моннан тыш, Республика авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты ярдәмендә мәйданчык базасында бөртекле, майлы культураларны һәм силосны полимер җиңсәләрдә саклау технологиясен өйрәнү башланды”, - дип билгеләп үтте Сибурның тармак сатуларына регулятор ярдәме күрсәтү буенча җитәкчесе Сергей Роскошный.

 

 

 

 

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International