Узган ялларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Батыршин һәм Ямашев урамнарындагы ярминкә мәйданчыкларының эшен карап чыкты. Быел биредә ярминкә мәйданчыкларын реконструкцияләү һәм модернизацияләү эшләре башкарылган. Казанда барлыгы алты мәйданчыкта асфальт өслекләре алыштырылган һәм яңа яктырткычлар урнаштырылган. Моннан тыш, ярминкәләргә килүчеләр өчен ял итү, чәй эчү урыннары булдырылган һәм модуль бәдрәфләр куелган, ветеринария хезмәте күрсәтү өчен аерым бүлмә көйләнгән. Шул эшләр белән беррәттән ике яңа мәйданчык тулысынча төзекләндерелгән — Беломорский, 6 мәйданчыгы Ленинградский, 27 мәйданчыгына алыштырылды һәм Әлфия Авзалова, 15 адресы буенча (Салават Күпере торак массивы) яңа мәйданчык ачылды.
Ике ярминкә атнасы йомгаклары буенча 174,8 млн.сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән һәм сатылган, шулардан: 1 108,4 тонна яшелчә, шул исәптән 773,2 тонна бәрәңге; 41,1 тонна сөт; 64,8 тонна шикәр; 278,9 мең данә тавык йомыркасы; 141,6 тонна ит (шул исәптән 84,0 тонна сыер ите). Ярминкәләр үткәрү өчен 1995 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.
Үлчәүле сөткә һәм сөт продуктларына (ак май, сыр), иткә һәм ит продукциясенә, бөртекле ашлыкка, бәрәңгегә һәм борщ җыелмасы яшелчәләренә халыкта ихтыяҗ аеруча зур. Ваклап сату челтәрләрендә һәм Казан базарларында бәяләр мониторингын өйрәнеп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан төп авыл хуҗалыгы продукциясе төрләренә бәяләр тәкъдим ителде, алар кибетләрдәге һәм башка базарлардагы бәяләрдән 10-30%ка түбәнрәк. Сатыла торган авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфатын Ветеринария хезмәте һәм Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге (Россельсельхознадзор) белгечләре тикшереп торалар.
Ярминкәләр югары социаль әһәмияткә ия һәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектына ярдәм итү өчен республика авыл хуҗалыгы продукциясен сатуда иң кирәкле форматларның берсе булып тора.