Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты Татарстан Республикасы Рәисе премиясенә дәгъва кылу өчен документлар кабул итү турында хәбәр итә.
Премиягә дәгъва кылучыларны күрсәтү Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән коммерциягә карамаган оешмалар, республика башкарма хакимияте органнары каршындагы иҗтимагый советлар, Татарстан Республикасының тиешле муниципаль берәмлекләрендә төзелгән иҗтимагый советлар тарафыннан башкарыла.
Премия түбәндәгеләргә бирелә:
– коммерциягә карамаган социаль юнәлешле секторны үстерүгә зур өлеш керткән, югары дәрәҗә һөнәри осталыгы белән аерылып торучы, яңалыкка һәм оригинальлеккә ия булган Россия Федерациясе гражданнарына, социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга - иҗтимагый танылу алган эшчәнлекләре һәм проектлары өчен, граждан җәмгыяте өлкәсендә фәнни тикшеренүләре өчен;
– Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә күпьеллык шәхси зур өлеш керткән Россия Федерациясе гражданнарына.
Премиягә дәгъва кылучылар Комитетка түбәндәге документларны тапшыралар:
а) Премиягә дәгъва кылучыны күрсәтү турында үтенечнамә;
б) Премиягә дәгъва кылучының анкета белешмәләре;
в) Премиягә дәгъва кылучының Премиягә дәгъва кылуга кадәр булган бер еллык эшчәнлеге турында мәгълүмат;
г) Премиягә дәгъва кылучының Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше турында мәгълүмат;
д) гамәлгә ашырылган проектларның (инициативаларның) тасвирламасы һәм Премиягә дәгъва кылучының проектларын (инициативаларын) гамәлгә ашыру йомгаклары буенча ирешелгән социаль эффектны күрсәтә торган өстәмә материаллар.
Дәгъва кылучыларның документлары 2025 елның 26 августыннан 29 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А. Элемтә өчен телефон: (843) 567-80-99.
Өстәмә мәгълүмат белән түбәндәге сылтама аша танышырга мөмкин: https://oprt.tatarstan.ru/premiya-prezidenta-respubliki-tatarstan-za-vklad.htm