Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының ветеран-юбилярларын котладылар.
Иван Абрамов быел үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Үзенең һөнәри эшчәнлеге чорында ветеран ТАССРның «Сельхозтехника» агросәнәгать компанияләрендә һәм «Татсельхозтехника» ААҖендә җитәкче вазыйфаларын башкарган. Уңышлы хезмәт нәтиҗәләре өчен “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” мактаулы исеменә лаек булган, «Фидакарь хезмәт өчен» һәм “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медальләре белән бүләкләнгән.
Тәлгать Хәмидуллин үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының уңышлы үсешенә үзеннән лаеклы өлеш керткән шәхес. Шулай ук озак вакытлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Икътисадый анализ һәм планлаштыру бүлегендә эшләде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән ветеран-юбилярларны министр урынбасары Рафаэль Фәттахов котлады һәм аларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Авыл хуҗалыгын үстерүгә үзләреннән зур өлеш кертүләре, һөнәри осталыклары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы Президиумы әгъзасы - җаваплы секретаре Валерий Юнысов юбилярларга Татарстан Республикасы АПКсы Ветераннар советының Котлау хатларын һәм «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгеләрен тапшырды.
Ветераннарны котлауда Татарстан Республикасы АПКсының Ветераннар советы Президиумы әгъзалары Наил Сабиров, Разил Сәетов һәм Валерий Юнысов катнаштылар.