2025 елның 24-28 сентябрендә Казанда Спорт сарае фойесында (адресы: Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 1 йорт) халык куллануы товарларының айлык күргәзмә-ярминкәсе – “Муллык” («Изобилие») Татарстан сәүдә фестивале узачак.
Чара кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә, халыкны сыйфатлы товарлар белән тәэмин итүне арттыруга һәм республикада күргәзмә-ярминкә эшчәнлеген үстерүгә юнәлдерелгән.
Фестивальдә киң ассортимент товарлар тәкъдим ителәчәк, болар: җирле җитештерелгән азык-төлек продуктлары, текстиль эшләнмәләре, халык кәсепләре эшләнмәләре һәм башкалар.
Килүчеләр милләтара һәм этноконфессиональ мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итеп, республикада яшәүче төрле милләт халыкларының товарлары белән таныша алачаклар.
Чара кысаларында «Казан җырлый» беренче онлайн-радио белән берлектә 24 сентябрьдә беренче тапкыр «Иҗат муллыгы» («Изобилие Творчества») фестиваленең концерт программасын үткәрү планлаштырыла. Күргәзмә стендларыннан һәм сәүдә урыннарыннан тыш, концерт мәйданчыгы оештырылачак, анда Татарстан Республикасында яшәүче һәм эшләүче, үз музыкаларын, җырларын популяр стильләрдә башкаручы артистларның чыгышлары өзлексез яңгырап торачак.
Ярминкә ай саен биш көн дәвамында эшләячәк, катнашучыларга һәм килүчеләргә хезмәттәшлек итү һәм сатып алулар өчен киң мөмкинлекләр тудырыла.
2025 ел графигы:
2025 ел, сентябрь: 24 - 28 сентябрь;
2025 ел, октябрь: 22 - 26 октябрь;
2025 ел ноябрь: 26 - 30 ноябрь;
2025 ел декабрь: 17 - 21 декабрь.
Проектта Татарстан Республикасының бизнес вәкилләре катнаша ала.
Катнашучылар өчен тулырак мәгълүмат фестиваль сайтында бирелгән - https://izobilie-kazan.ru/
Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге ярдәмендә үткәрелә.