Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов рәислегендә «Rose Blanche Group» төркеме президенты киңәшчесе Имед Маджуб белән эшлекле очрашу узды.
"Rose Blanche Group" - Тунис Республикасының иң эре агросәнәгать предприятиеләреннән берсе. Компания берничә авыл хуҗалыгы тармагында - бөртеклеләрне эшкәртү, кош ите һәм терлек азыгы җитештерү, сәүдә һәм дистрибуция тармакларында үз эшчәнлеген алып бара.
Очрашу барышында катнашучылар Тунис Республикасыннан Татарстан Республикасына азык-төлек продуктлары кайтару мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Имед Маджуб зәйтүн, зәйтүн мае, хөрмә Һәм диңгез продуктлары экспортлау белән кызыксынды. Компания вәкиле Татарстаннан Туниска бөртекле культуралар чыгару белән кызыксынуын белдерде.
Дустанә илләр белән тышкы икътисадый багланышларны үстерү һәм агросәнәгать комплексы продукциясе белән үзара тәэмин ителешнең артуы «Экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.