Татарстан Республикасында 14 марттан гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый. Алар Казанда 14 мәйданчыкта, Чаллы шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Зеленодольск муниципаль районында 2 мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 2 мәйданчыкта һәм Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында 1 мәйданчыкта узачак.
Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы узды, анда парламентарийлар авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карадылар, шулай ук республика Экология кодексының аерым статьяларына үзгәрешләр кертү турында закон проектын тикшерделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан филиалы белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Кытай Халык Республикасында.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә хайваннарда була торган зарарлы, шул исәптән аеруча куркыныч авыруларның Татарстан Республикасы территориясенә үтеп керүен булдырмау буенча республика штабы утырышы узды.
Узган атнада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов эш сәфәре белән Бөтенроссия балык хуҗалыгы һәм океанография фәнни-тикшеренү институтының (ВНИРО) Татарстан филиалында булды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем хатын-кызларны язның беренче бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март белән чын күңелдән котлыйм!
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров язгы кыр эшләренә әзерлекнең барышы һәм нәселле терлекчелек тармагының торышы турында сөйләде.
“Казан дәүләт аграр университеты” югары белем бирү ФДБМУендә “Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру” программасы буенча умартачылар квалификациясен күтәрү буенча укулар тәмамланды. 72 сәгатьлек укулар 2026 елның 24 февраленнән 6 мартына кадәр барды. Курсның модераторлары буларак, авыл хуҗалыгы фәннәре докторлары, профессорлар Валентин Шилов һәм Владимир Фомин дәресләр бирделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов рәислегендә Кытай делегациясе белән эшлекле очрашу узды. Анда шулай ук «РАЦИН» АҖ коммерция директоры Айдар Зарипов, «Проект» ҖЧҖ директоры - «Агроволга - 2026» күргәзмәсен оештыручы Гүзәл Исхакова катнашты.