Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов рәислегендә Кытай делегациясе белән эшлекле очрашу узды. Анда шулай ук «РАЦИН» АҖ коммерция директоры Айдар Зарипов, «Проект» ҖЧҖ директоры - «Агроволга - 2026» күргәзмәсен оештыручы Гүзәл Исхакова катнашты.
Кытай делегациясен «Cus Group» трансмилли компаниясе президенты Цуй Чжаохуа җитәкли. Аның составына шулай ук «Яңа ефәк юлы» тышкы сәүдә эшчәнлеге платформасы генераль директоры урынбасары Цзяо Яньлун, «Cus Group» компаниясенең техник директоры Ван Вэй, «Аграрий Плюс» ҖЧҖ директоры Лилия Олисевич кергән иде.
«Cus Group»ның төп юнәлешләре - экспорт сәүдәсе, чик буе электрон коммерциясе, чит ил складлары, халыкара күргәзмәләр, товарлар белән тәэмин итү чылбыры буенча хезмәтләр күрсәтү, шулай ук чит ил проектларына инвестицияләр кертү.
Рөстәм Гайнуллов Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мөмкинлекләре турында сөйләде. Ул, "Экспорт" илкүләм проектын гамәлгә ашыруда ярдәм йөзеннән Татарстан Кытайга кузаклы культуралар, җитен орлыгы, шикәр продуктлары һәм туңдырма экспортлый, дип билгеләп үтте.
Цуй Чжаохуа "Агроволга - 2026" халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнашырга ниятләре булу турында сөйләде. Ул 8 - 10 июль көннәрендә Казанда узачак һәм бер мәйданчыкта 48 гектар тәҗрибә-күрсәтмә кырларын, зур күләмле күргәзмәне һәм эшлекле форумны берләштерәчәк.
Очрашу барышында катнашучылар Татарстан Республикасыннан Кытайга товарлар экспортлау мөмкинлекләре, шулай ук инвестиция проектларын бергәләп гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.