Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем хатын-кызларны язның беренче бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март белән чын күңелдән котлыйм!
Бу күркәм бәйрәм безнең тормышыбызны бизи торган язны, матурлыкны, мәхәббәтне һәм назны гәүдәләндерә. Сезгә генә хас булган зирәклек, матурлык, кайгыртучанлык һәм тырышлык без ир-атлар өчен илһам чыганагы булып тора. Сез - гаилә учагын саклаучы хатыннар, кайгыртучан әниләр һәм ышанычлы хезмәттәшләр.
Бу язгы бәйрәм сезгә шатлык-куанычлар, онытылмаслык бәхет мизгелләре китерсен, тормышыгызга - ямь, гүзәллек, күңелләрегезгә тынычлык өстәсен, йөзләрегездә һәрвакыт бәхетле елмаю булсын. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, мәхәббәт һәм үзара аңлашып яшәвегезне телим. Бәйрәм белән!
ТР Премьер-министры урынбасары –
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Ә. Җәббаров