Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан территориясенә хайваннарның аеруча куркыныч авырулары үтеп керүен һәм таралуын булдырмау турында фикер алыштылар

2026 елның 11 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә хайваннарда була торган зарарлы, шул исәптән аеруча куркыныч авыруларның Татарстан Республикасы территориясенә үтеп керүен булдырмау буенча республика штабы утырышы узды.

Видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәдә муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, шәһәр һәм районнарның дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары, авыл җирлекләре башлыклары, предприятие һәм хуҗалык җитәкчеләре, эшкуарлар катнашты.

Ленар Гарипов, кайбер төбәкләрдә хайваннар арасында аеруча куркыныч авырулар буенча вәзгыять шактый начарланган, мөгезле эре терлекләр авырулары буенча мәсьәлә кискен тора, дип билгеләп үтте. “Татарстан территориясендә авырулар китереп чыгарырга мөмкин булган сәбәпләрне булдырмау буенча комплекслы чаралар эшләргә кирәк”, - дип өстәде ул.

Министрның беренче урынбасары авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотучыларны терлекләрне асрауның ветеринария-санитария кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә, терлекләрне тотуның ябык режимын билгеләргә, биологик яклау чараларын, транспортны дезинфекцияләүне һәм санүткәргечләр эшен тәэмин итәргә кушты.

Ленар Гарипов шулай ук республика территориясенә башка төбәкләрдән терлекләр һәм терлек азыгы кертмәскә, шулай ук муниципаль районнар арасында терлекләрнең хәрәкәтенә аерым контроль алып барырга кушты.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев Россиядәге эпизоотик вәзгыять һәм хайваннарның аеруча куркыныч һәм йогышлы авыруларын кисәтү чаралары турында сөйләде. Ул, республикага инфекцияләр кертүне булдырмау буенча чараларны шактый көчәйтергә кирәк булачак, дип ассызыклады.

Федераль Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев предприятиеләрне аеруча куркыныч һәм йогышлы хайваннар авыруларыннан биологик яклау буенча күрелә торган чаралар турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International