Татарстан Республикасында 14 марттан гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый. Алар Казанда 14 мәйданчыкта, Чаллы шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Зеленодольск муниципаль районында 2 мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 2 мәйданчыкта һәм Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында 1 мәйданчыкта узачак.
Ярминкәләр югары социаль әһәмияткә ия һәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән республика авыл хуҗалыгы продукциясен сатуда иң кирәкле форматларның берсе булып тора. Шәһәр халкына арзанрак бәяләрдән төрле продуктлар: кош ите, йомырка, сыер ите, дуңгыз ите, бәрәңге, яшелчә, сөт һәм сөт продуктлары, шикәр, көнбагыш мае, он, кондитер әйберләре тәкъдим ителәчәк.
Казанда Аграр урамы, 2 адресы буенча ярминкәдә Татарстан Республикасының Саба, Балтач, Арча, Кукмара муниципаль районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.
Липатов ур., 7 адресында - Аксубай һәм Әлки муниципаль районнарыннан продукция булачак.
Хөсәен Ямашев проспекты, 71а - Татарстанның Яңа Чишмә, Спас, Кайбыч һәм Югары Ослан районнары продукциясе сатылачак.
Беломорская ур., 6 - Биектау һәм Питрәч муниципаль районнары булачак.
Ш.Усманов ур., 1 - республиканың Тәтеш һәм Кама Тамагы муниципаль районнары булачак.
Батыршин ур., 20 - Буа һәм Чүпрәле районнарыннан продукция булачак.
Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә Татарстан Республикасының Әтнә һәм Теләче муниципаль районнарыннан фермер продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.
Җиңү проспекты, 46в адресы буенча - Алексеевск һәм Лаеш районнарыннан продукция киләчәк.
Ә.Авзалова ур., 15 адресы буенча - Татарстанның Мамадыш һәм Нурлат муниципаль районнары продукциясе тәкъдим ителәчәк.
Ю.Фучик ур., 64, Академик Лаврентьев ур., 10, Революция ур., 12, Дементьев ур., 7 адреслары буенча - авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең киң ассортимент продуктлары сатылачак.
Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендә әлеге ярминкәләр якшәмбе көннәрендә узачак.
Зеленодольск муниципаль районының Осиново пос. Бакчалар ур., 9 адресы буенча - Татарстан Республикасы Балык Бистәсе һәм Апас муниципаль районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.
«Яңа Тура» технополисы мәйданчыгында Зеленодольск муниципаль районы үз продукциясен тәкъдим итәчәк.
Чаллы шәһәрендә Габдулла Тукай яр буе, 16 һәм Чулман проспекты адреслары буенча (ипподром территориясендәге мәйданчыкта) - Сарман, Мөслим, Тукай районнары һәм Актаныш, Минзәлә, Менделеевск, Әгерҗе районнары продукциясе сатылачак.
Кама Аланында «Олимпия» боз сарае парковкасы территориясендә Түбән Кама районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре үз продуктларын тәкъдим итәчәкләр.
Түбән Кама шәһәрендә «Комета» үзәк базары мәйданчыкларында Төзүчеләр ур., 2Б һәм Көньяк ур., 7 адреслары буенча - Ютазы, Баулы һәм Түбән Кама районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре үз продуктларын тәкъдим итәчәкләр.
Шулай ук үз продукциясен «Буа шикәре», «Майский» Теплица комбинаты», «Татагролизинг», «Красный Восток» агросәнәгать комплексы предприятиеләре, «Яратель», «Ак барс», «Пестречинка» кошчылык фабрикалары, «Казан тегермәне», «Кырлай» агрофирмасы һәм башка авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре алып киләчәк.
Ярминкәләр уздыру 2026 елның 26 апреленә кадәр (7 ярминкә атнасы) планлаштырылган.
Шулай ук 13 мартта 14:00 сәгатьтә «Язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре - 2026» темасына туры эфир узачак. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов республика халкының сорауларына җавап бирәчәк. Эфирны «Агробизнес» тапшыруын алып баручы Дмитрий Второв үткәрәчәк. Сорауларны түбәндәге сылтама буенча бирергә мөмкин: https://vk. com / wall-173907001_7042.