Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Кытай Халык Республикасында.
Шаньдун провинциясенең Яньтай шәһәрендә Марат Җәббаров «Shandong Jianyuan Bioengineering Co., Ltd.» компаниясендә борчак эшкәртү ысуллары белән танышты. Предприятие борчак протеинын, крахмалын һәм азык җепселләрен тикшерү, эшкәртү, җитештерү һәм сату буенча махсуслашкан. Ул үсемлек ите, альтернатив сөт продуктлары, биологик актив өстәмәләр, икмәк-күмәч әйберләре җитештерүдә һәм башка өлкәләрдә киң кулланыла торган продукция җитештерә.
Аннары министр Шаньдун провинциясенең Циндао шәһәрендә борчак складында һәм эшкәртү заводында булды. Циндао шәһәрендә Төньяк Кытайның иң эре порты һәм «Кытай-ШОС» төбәк сәүдә-икътисадый хезмәттәшлегенең демонстрацион зонасы урнашкан. Шәһәр глобаль логистик челтәр һәм гадиләштерелгән сәүдә режимын тәкъдим итә һәм аның тирәсендә бөтен илнең азык-төлек һәм терлек азыгы сәнәгате ихтыяҗлары өчен борчакны чистарту, фотосепарацияләү һәм яссыландыру белән шөгыльләнүче 30лап завод урнашкан.
Бүген Марат Җәббаров "Qingdao KaiTou Supply Chain Management Co., Ltd." оешмасында булды. Биредә авыл хуҗалыгы һәм урман продукциясен китереп тору чылбырында комплекслы хезмәтләр күрсәтелә, шул исәптән товарлар китереп тору, агентлык сатып алулары, сәүдә финанславы, индустриаль паркларны эксплуатацияләү, «акыллы» туплау һәм логистика хезмәтләре күрсәтелә.
Аннары министр Циндао шәһәреннән борчак эшкәртү предприятиеләре һәм соя продуктлары өчен җайланмалар җитештерүчеләр белән сөйләшүләрдә катнашты. Очрашуда Татарстан Республикасы һәм Циндао шәһәренең агросәнәгать предприятиеләре арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алыштылар. Марат Җаббаров «Экспорт» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән хезмәттәшлек итү өчен киң мөмкинлекләр булуын билгеләп үтте.