Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров язгы кыр эшләренә әзерлекнең барышы һәм нәселле терлекчелек тармагының торышы турында сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Узган атнада шикәр чөгендерен эшкәртү төгәлләнде. Барлыгы 275 мең тонна шикәр әзерләнгән, бу узган ел дәрәҗәсендә. Шикәр чөгендере мәйданын саклап калу планлаштырыла - якынча 53 мең гектар. Орлыклар буенча 72% контракт төзелгән, хуҗалыкларга 10% кайтарылган. Төп тәэмин итүләр апрельнең икенче яртысында булачак.
Бөртекле культуралар орлыкларының сыйфатын тикшерү дәвам итә. Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең (Россельхозцентр) Татарстан Республикасы филиалы белгечләре тарафыннан 220 мең тонна орлык тикшерелгән, бу гомуми күләмнең 89%ын тәшкил итә. Кукурузның кирәкле күләменнән 82%ына һәм көнбагыш орлыкларының 68%ына контракт төзелгән.
Бүгенге көнгә ашламалар, көздән кертелгәнне дә исәпкә алып, гектарга 49 кг тупланган, 2 атна эчендә бу күләм 26 мең тоннага, ягъни гектарга 5 кг арткан.
Аннары Марат Җәббаров сөт терлекчелегендә нәсел эшенең барышы турында сөйләде. 2025 ел йомгаклары буенча Россиядә барлык категория хуҗалыклар буенча 34 млн 207 мең тонна сөт җитештерелгән, артым - 172 мең тонна. Шул исәптән безнең республикада - 2 млн 378 мең тонна, 90 мең тоннага күбрәк. Ягъни илдәге сөт үсешенең 52%ын Татарстан хуҗалыклары тәэмин иткән.
Республикада нәселле сөтле сыерлар илдә иң күп тупланганнан санала һәм 74 мең 560 баш тәшкил итә. 2025 елда сыерлар саны 8%ка яисә 6,1 мең башка арткан һәм республиканың барлык авыл хуҗалыгы оешмалары савым сыерларының өчтән берен тәшкил итә. Биш ел эчендә нәселле сыерлар саны 14 мең башка арткан. 2025 елда иң зур артым «Продпрограмма» АПКсында, «Союз Агро», «Уңыш», «Вахитово» хуҗалыкларнда һәм «Вамин» сөтчелек берләшмәсендә тәэмин ителгән.
Селекция-нәсел эшенең нәтиҗәлелек күрсәткечләренең берсе - савым сыерларының продуктивлылыгы. Нәсел хуҗалыклары буенча 2025 елда 1 сыердан савым уртача 5%ка артыграк - 10 398 кг булган, бу республикадагы уртача күрсәткечтән 1525 кг-га артыграк. Шул ук вакытта соңгы 5 елда продуктивлык үсеше 29% яки 2 336 кг булган.
Терлекләрнең генетик потенциалы шактый югары. Моның өчен яхшы нигез салынган. 2020 елдан нәсел хуҗалыкларында 28 мең урынга исәпләнгән 30 югары технологияле сөтчелек комплексы төзелде. Нәсел эшенең нәтиҗәлелеген селекция-нәсел эшенең заманча ысуллары, аерым әйткәндә, геном селекциясе исәбенә тагын да үстерергә мөмкин. 2025 елда әлеге эшкә 3 хуҗалык кереште, алар 5 450 баш яшь терлекне генотиплаштырдылар. Агымдагы елда тикшеренүләрне 2 мәртәбә арттыру планлаштырыла. Бу максатларга федераль министрлык тарафыннан нәсел хуҗалыклары өчен субсидия кертелде, ул лаборатор тикшеренүләргә чыгымнарның 70%ын каплауны күздә тота. Шулай ук Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан нәселле ана терлек асрауга субсидия бирелә.
Йомгаклап, министр, 14 марттан ел саен уздырыла торган язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана, алар 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, дип, хәбәр итте. Алар, гадәттәгечә, Казанда 14 мәйданчыкта, Түбән Камада 3 мәйданчыкта, Чаллыда 2 мәйданчыкта һәм Зеленодольскида 2 мәйданчыкта узачак.