Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы узды, анда парламентарийлар авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карадылар, шулай ук республика Экология кодексының аерым статьяларына үзгәрешләр кертү турында закон проектын тикшерделәр.
2025 елда «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» буенча дәүләт программасын үтәү йомгаклары һәм 2026 елның I ярты еллыгына планнар турындагы мәгълүматны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов җиткерде. Узган елга йомгак ясап, республиканың авыл хуҗалыгы тармагы яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, дип билгеләп үтте ул: җитештерелгән продукция күләме беренче тапкыр 400 млрд сумнан артып китте (узган елга карата +107,3%). Агросәнәгать комплексы продукциясенең гомуми күләме, азык-төлек сәнәгатен дә кертеп, 772 млрд сум тәшкил итте. Соңгы биш елда аграр секторны һәм азык-төлек сәнәгатен модернизацияләүгә инвестицияләр 193 млрд сум тәшкил итте, дигән белешмәләр китерде.
Агымдагы елга бурычларны анализлап, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары, авыл хуҗалыгына ярдәм итү буенча дәүләт программасы кысаларында 16,6 миллиард сумлык субсидияләр каралган, шуның 4,3 миллиарды федераль бюджеттан, дип билгеләп үтте.
Марсель Мәхсутов сөт сатып алу бәясе төшүгә бәйле мәсьәләләргә аерым тукталды, быел бәя 9 сумга төште һәм, өстәлгән бәягә салымны исәпкә алмаганда, 36 сум булды. Министр урынбасары фикеренчә, бу кайбер инвестиция проектларын гамәлгә ашыруны куркыныч астына куя. Гыйнвар аенда сөт 10 мең тоннага артыграк сатылуга да карамастан, хуҗалыкларның өстәмә керемнәре бәяләр төшүгә бәйле артмады, бу 1,5 миллиард сум югалтуга китерде.
2025 елда кече хуҗалыкларга турыдан-туры ярдәм итү өчен федераль финанслашу белән алты юнәлешкә һәм республика программасы буенча тугыз юнәлешкә 1,5 млрд сум бүлеп бирелгән. Марсель Мәхмүтов әйтүенчә, ярдәмнең иң нәтиҗәле рәвеше – мини-фермалар төзү. Республикада терлекләр саны кимүгә карамастан, программада катнашучылар алты ел эчендә мөгезле эре терлекләр санын 5349 башка арттырганнар. 2025 елда дәүләт ярдәме белән 69,9 млн сум күләмендә 80 яңа мини-ферма төзелгән. Быел сыерлар саны тагын 360 башка артыр, дип көтелә.
Марсель Мәхмүтов, республика авылда яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасында актив катнаша, дип билгеләп үтте. 2025 елда әлеге программа буенча чараларны финанслау 4,1 млрд сум булган. Быел аның бюджеты 10,6 млрд сумга кадәр артачак.
Алдагы чәчү кампаниясенә чыгымнар турында сөйләгәндә, Марсель Мәхмүтов, чыгымнар якынча 43 миллиард сум булачак, дип билгеләп үтте. Кыр эшләрен башлар алдыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә биш миллиард сумнан артык дәүләт ярдәме биреләчәк. «Әлегә ел уңышлы бара: көзге культураларның торышы яхшы һәм аларның 98%ы канәгатьләнерлек; көздән алып бүгенге көнгә кадәр 277 миллиметр явым-төшем булды, бу нормадан 130%ка артыграк. Төбәк буенча карның уртача биеклеге 64 сантиметрга җитә, бу узган елгы күрсәткечләрдән ике тапкырга артыграк», — диде ул.
Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышу кысаларында Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов өстәлгән бәягә салымны арттыруның авыл хуҗалыгы продукциясе бәясенә йогынтысы турында сорады. Министр урынбасары бәяләрнең азрак артачагын раслады.
Депутат Нәҗип Хаҗипов ел дәвамында республиканың 18 районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларның бер генә яңа фермасы да барлыкка килмәвенә, ә башкаларында дүрттән алып унбергә кадәр ферма төзелүенә гаҗәпләнүен белдерде. «Бу бер дә күңелле хәл түгел, чөнки шәхси ярдәмче хуҗалыклар яңа эш урыннары булдыралар, авыл тормышына ярдәм итәләр һәм демографик проблемаларны хәл итүгә үз өлешләрен кертәләр», – дип ассызыклады Нәҗип Хаҗипов. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиленә мөрәҗәгать итеп, Азат Хамаев төзелгән фермалар санын районнар, еллар һәм күләмнәр буенча даими мониторинглап барырга тәкъдим итте.
Бүгенге комитет утырышында Татарстан Республикасы Экология кодексының 83 һәм 98 статьяларына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды. 2026 елның 9 гыйнварында РФ Су кодексына үзгәрешләр кертелгән иде, алар рекреация эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен билгеләнгән объектлар төзелгән чорда су саклау зоналары чикләрендә автотранспорт чараларының каты өслекле юллардан файдаланмыйча да хәрәкәт итү мөмкинлеген билгеләүгә юнәлдерелгән. Моның өчен вакытлыча урман юллары төзергә рөхсәт ителә, алар соңыннан - бетерелергә, ә территория торгызылырга тиеш. Татарстан Республикасы Экология кодексына да федераль законнарга туры килә торган шундый ук төзәтмәләр кертелә.