ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2020 ел
шимбә

Бүген Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Зеленодольск районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Товарларны  һәм продуктларны Аксубай, Әлки, Алексеевск, Әтнә, Чүпрәле, Мамадыш, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Саба һәм Тәтеш районнарыннан, шулай ук АПК предприятиеләреннән авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре алып килделәр. Ярминкә мәйданчыкларына авыл халкы гына түгел, шәһәр халкы да яратып өлгергән автолавкалар  килде.


11
сентябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы казанлыларны һәм шәһәр кунакларын 11-13 сентябрь көннәрендә Игенчеләр сарае янындагы Кремль яр буенда узачак «Көз буяулары» уңыш фестиваленә чакыра.

Түбән Кама районы аграрийлары бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәлләделәр. Урып-җыюга 17 июльдә керешкәннәр иде. 22,8 мең га мәйданда алар 80980 тонна ашлык җыеп алдылар. Район буенча бер гектардан уртача уңыш 35,5 центнер тәшкил итте, шул исәптән язгы бодай – 23,5 ц/га.

Шимбә көнне, 12 сентябрьдә, иртәнге сәгать 6дан Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча традицион ярминкәләр эшли башлаячак. Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә, гадәттәгечә, шәһәр халкы бик теләп йөри, бигрәк тә, өлкән буын кешеләр, һәм алар зур социаль әһәмияткә ия.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матди-техник базаны үстерүгә грантлар бирүгә авыл хуҗалыгы кооперативларын сайлап алу буенча өстәмә конкурс башлану турында игълан итә.


10
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

10 сентябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, аның урынбасары Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельев, «Рацин» АҖ генераль директоры Денис Самодуров һәм Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев «Аммоний» АҖенә эш сәфәре белән килделәр.

Теләче районы Алан авылында терлек азыгы үзәген ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Теләче районы Башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәлиф Низаметдинов катнашты.

Теләче районы Алан авылында сөт комплексы төзелешенә беренче таш салу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Теләче районы Башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов һәм «Алан» ҖЧҖ директоры Хәбир Фәсхетдинов катнашты.

12 сентябрьдә иртәнге 6.00 сәгатьтә Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында(«Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) гадәттәге көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны башлана.

8-9 сентябрьдә Саба районының Тимершык авылында Саба аграр көллияте базасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм ведомство буйсынуындагы оешмаларның 25 хезмәткәре «Фермада заманча технологияләр - зур сөткә юл» программасы буенча укулар уздылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International