Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Made in Uzbekistan» бизнес-миссиясендә катнаша

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

1 һәм 2 декабрьдә Казанда «Корстон» кунакханә-күңел ачу комплексында «Made in Uzbekistan» бизнес-миссиясе уза. Чараны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге илчесе Ботиржон Асадов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эшләр идарәчесе Илья Спиридонов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базары бүлеге башлыгы Дмитрий Яшин, РАЦИН АҖенең  хәләл продукция экспортлау буенча проектлар җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов һәм башкалар катнашты.

Очрашу барышында чарада катнашучылар тәҗрибә уртаклаштылар, АПКның экспорт өлкәсендә хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алыштылар, шулай ук кунакларны Үзбәкстан мәдәнияте белән таныштырдылар, илнең ничек үзгәрүе һәм үсүе турында сөйләделәр.

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, 2020 елда бүгенге көнгә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциясен Үзбәкстан Республикасына экспортлау күләме 13,5 млн. доллар тәшкил итә. Май тармагы продукциясе, кондитер әйберләре, шикәр комы һәм Татарстан Республикасы АПКсы җитештергән башка продукция экспортлана.

Бизнес-миссиянең эшлекле программасы кысаларында ике көн эчендә 20дән артык чара узачак: панель дискуссияләр һәм түгәрәк өстәлләр, Үзбәкстанның экспорт мөмкинлеге һәм инвестицион проектлар өчен киң мөмкинлекләр темасына презентацияләр, үзбәк җитештерүчеләренең Россия эшкуарлары белән очрашулары.

 Бизнес-миссиядә экспорт юнәлешендәге 100дән артык компания  катнаша, болар: авыл хуҗалыгы продукциясе, мех әйберләре, аяк киемнәре, джинса тукымасы һәм трикотаж, көнкүреш техникасы һәм электроника, трансформатор подстанцияләре өчен җайланмалар, шулай ук шәраб җитештерү компанияләре вәкилләре. Үзбәкстанның  тышкы сәүдә әйләнешендәге экспорт өлеше елдан-ел арта бара. 2019 елда экспортлау 13 677,0 млн. долларга җиткән, үсеш темплары – 45,5 %

 Made in Uzbekistan проектының максаты - үзбәк предприятиеләре продукциясен күрсәтү, илнең экспорт куәтен арттыру һәм чит илләр белән озак сроклы хезмәттәшлек урнаштыру. Ул гамәлдә булган ике ел эчендә Һиндстанга, Беларусь, Таҗикстанга, Әфганстанга һәм Төркмәнстанга бизнес-миссияләр оештырылган. Россиядә проект беренче тапкыр тәкъдим ителде: аның кысаларында Самарада «Яшел атна» узды, алга таба Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта чаралар планлаштырыла. Made in Uzbekistan проектын Үзбәкстан Республикасының Инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министрлыгы каршындагы Экспортны алга этәрү агентлыгы оештырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International