10 сентябрьдә «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлануга багышланган матбугат конференциясе узачак.
«Хузангай» авыл хуҗалыгы предприятиесе белгечләренең 20 гаиләсе яңа йортларга күченде. Шуларның 12се - яшь белгечләр.
Апас, Зәй, Мөслим, Саба, Сарман, Тәтеш, Чистай, Буа, Минзәлә, Яңа Чишмә, Нурлат, Балтач, Кайбыч һәм Әтнә районнары игенчеләре бөртекле культуралар җыюны төгәлләделәр. Алексеевск, Азнакай, Спас, Чирмешән, Биектау, Баулы, Теләче, Түбән Кама, Алабуга, Кама Тамагы, Ютазы һәм Югары Ослан районнары финиш сызыгына чыктылар. Бүгенге көнгә республика буенча 1482,4 мең га суктырылган, 5245,1 мең тонна ашлык җыелган, уртача уңыш - 35,4 ц/га.
Ләйлә Миначева, күптән түгел “Татарстан гүзәле” («Мисс Татарстана») конкурсында финалга чыккан чибәр кыз, Алексеевск районында үзенең туган «Алга» колхозында ел саен әтисенә иген уңышын җыюда булыша.
«AGROMASTER» компаниясе быел яңа катнаш «Agrator КЗС-8500» чәчү комплексын тәкъдим итте, ул бөртекле культураларны традицион һәм минималь эшкәртү технологиясе буенча чәчү өчен билгеләнгән.
19 сентябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нә багышланган ат-спорт ярышлары узачак. Чараны ачу тантанасы 11.00 сәгатьтә башлана. Халыкара ат чабышлары 40, 80, 100 һәм 120 километр дистанцияләрдә оештырыла.
Михаил Афанасьев Зеленодольск районына керү юлында фацелия чәчәргә тәкъдим иткән. Сокуры авылы янындагы шундый кыр элек фотосессияләр өчен бик популяр урын булган.
Бүген 11.00 сәгатьтә онлайн режимда «100% Татарстан» интеллектуаль эшлекле киңлек мәйданчыгында «Бүгенге кулланучы һәм авыл хуҗалыгы продукциясен сату чылбырлары» панель дискуссиясен карагыз.
Хәзер уҗымнар чәчүнең актив чоры һәм алдагы ел уңышы турында уйланыр чак. Агроиминләштерү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен тотрыклы эшчәнлек алып бару, көйсез һава шартларыннан курыкмыйча, алдан керемнәрне фаразлау өчен реаль мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов сөйләде.
8 сентябрьдә авыл хуҗалыгына багышланган «100% ТАТАРСТАН» интеллектуаль эшлекле киңлек эшли башлый.