Эш башлаучы 100 эшкуар Яшь фермер мәктәбендә укулар уздылар

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Россия Федерациясенең 8 төбәгеннән йөздән артык яңа эш башлаучы фермер Яшь фермер мәктәбендә укулар уздылар. Укулар «Агрополия» платформасында оештырылды һәм бүген тәмамланды.

Өч көн дәвамында яшьләр теориядә һәм практикада кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме, гаилә терлекчелек фермаларына субсидияләр турында мәгълүмат тупладылар, шулай ук документлар алып бару һәм КФХларга салым салу мәсьәләләрен карадылар.

Укуларның практик өлешендә Мәктәптә катнашучылар онлайн режимда Чүпрәле районыннан Ренат Айзәтовның мрамор ит җитештерү фермасын, Биектау районыннан Латыйповларның роботлаштырылган сөт фермасын, шулай ук «Лукоз Саба» һәм «Камский виноград» предприятиеләрен карадылар.

"Онлайн экскурсияләр форматы бик ошады. Шәхсән миңа мөгезле эре терлек симертү һәм мәрмәр сыер ите җитештерү белән шөгыльләнүче «Айзәтов» КФХ тәҗрибәсе кызыклы булды. Әлеге формат курсның асылына тирәнрәк төшенергә, катнашучыларга үз хуҗалыкларын алга таба үстерергә этәргеч бирә. Казахстанда мин органик ит җитештерү белән шөгыльләнәм. Бу җитештерү процессларын сезнең республикада да күзәтү кызык булды", - дип сөйләде Казахстаннан яшь фермер Гөлмирә Мурзакаева.

Яшь фермерлар укуының теоретик өлешендә республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән очрашулар булды. Дискуссия мәйданчыгында сөт, ит һәм үсемлекчелек юнәлеше буенча бизнес-планнар язу, инвестицияләр нәтиҗәлелеге, шулай ук кече хуҗалыкларда җир мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

”Мәктәп мәгълүмати белемнәрне баетып кына калмыйча, практикада эшкуарлык мөмкинлекләрен да үстерә”, - диләр булачак фермерлар.

Укулар тәмамлангач, яшь фермерлар Казан дәүләт аграр университетының Квалификация күтәрү турында таныклыгын алдылар, ә иң яхшы 20 катнашучы Россельхозбанктан бушлай белем алу программасына эләктеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International