Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан конкурс: җиңүче Татарстанда җитештерелгән фермер продуктлары кәрҗине белән бүләкләнәчәк

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы конкурс игълан итә, ул  Министрлыкның рәсми аккаунтында @minselkhozprod_rt үткәрелә.

 Конкурс шартлары буенча һәр катнашучы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аккаунтына язылырга, конкурс турында үз сторисында язып чыгарга, Министрлыкның рәсми аккаунтына @minselkhozprod_rt сылтама күрсәтергә һәм комментарийларда 2 дустын билгеләп үтәргә тиеш. Уйнатуларда катнашкан вакытта конкурста катнашучының профиле ачык булырга тиеш.

Конкурсның мәҗбүри шартларының берсе - Вкусыроссии.рф.сайтында Татарстанның 22 брендының теләсә кайсыннан берсе өчен тавыш бирү. Конкурсның шартлары турында тулырак итеп Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Инстаграм-аккаунтында укып  белергә була.

Конкурс нәтиҗәләре 2020 елның 3 декабрендә игълан ителәчәк. Җиңүче «Россия тәмнәре» конкурсында катнашучы Татарстанның иң тәмле ризыклары белән тулы  кәрҗингә ия булачак. Биредә бал да, чәк-чәк тә, казылык та, үрдәк тә һәм башка бик күп тәмле ризыклар булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International