Казан кооператив институтында кооператив бизнесын генерацияләү һәм аңа дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Узган атнада Казан кооператив институты базасында «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» белгечләре «Кооператив бизнесын генерацияләү һәм аңа дәүләт ярдәме» өстәмә һөнәри программа буенча квалификация күтәрү курслары оештырдылар. Чарада кече хуҗалыклар вәкилләре онлайн форматта авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларында бухгалтерлык исәбен алып бару нигезләренә, шулай ук «Агростартап», «Гаилә фермалары» һәм «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары» программаларында катнашу өчен грант заявкаларын рәсмиләштерү һәм бирү процедураларына өйрәнделәр.

Укулар барышында «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ директоры Илнур Хәбибуллин авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшкуарлык эшчәнлеген оештыруның эшлекле үрнәк карарлары турында сөйләде.

Дәүләт ярдәмен рәсмиләштерү өчен документлар бирү кагыйдәләре турында мәгълүмат-аналитика бүлеге башлыгы Илнур Абделманов сөйләде. Чыгыш барышында ул федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә чаралар мониторингы мәсьәләләренә, грант заявкаларын (субсидияләр) рәсмиләштерү һәм бирү алгоритмына, шулай ук республикада кооператив бизнесының алдынгы тәҗрибәләренә җентекләп тукталды.

 "Агростартап программасы буенча 2020 елда 64 фермер дәүләт ярдәме алды. Быел 15 кооператив һәм 25 гаилә фермасы грантлар алдылар", - дип билгеләп үтте Илнур Әбделманов.

Семинар мәгълүматы белән җентекләбрәк фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр бүлегендә танышырга мөмкин

Чара ахырында катнашучылар турыдан-туры дискуссия форматында белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм аларга җаваплар ала алдылар. Экспресс-курс йомгаклары буенча фермерлар "Кооператив бизнесын генерацияләү һәм аңа дәүләт ярдәме" программасы буенча квалификация күтәрү таныклыклары алачаклар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исегезгә төшерә, авыл хуҗалыгы кооперациясен булдыру һәм дәүләт ярдәме чараларын алу мәсьәләләре буенча «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУга 8(800)444-16-70 кайнар линия телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International