Нурлат районында ит эшкәртү комплексы ачылды

2020 елның 11 декабре, җомга

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы кооперативлары аграр секторны үстерү драйверлары булып тора. Шундый үсеш мисалларының берсе итеп Нурлат районының «Заготпром» кооперативын күрсәтергә кирәк. Ул шушы көннәрдә Нурлат районында ачылды. Чарада Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, шулай ук алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Рәис Сөләйманов һәм Шамил Яһудин катнашты.

2020 елның маенда авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасы буенча предприятие казылык эшләнмәләрен җитештерү өчен 39 млн. сумнан артык грант алды. Озакка сузмыйча кооператив хезмәткәрләре «Нурлат ягы» исеме астында беренче продукцияне чыгардылар да инде.

«Безнең өчен бу бик мөһим һәм әһәмиятле вакыйга. Цехны ачу район халкын тәмле, ә иң мөһиме - сыйфатлы ит продукциясе белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», – диде Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин.

Предприятиедә җитештерү биналары һәм технологик җиһазлар урнаштырылган. Кооператив казылык эшләнмәләре һәм ярымфабрикатлар җитештерә. Продукцияне әлегә район территориясендә саталар. Киләчәктә башка төбәкләр белән дә хезмәттәшлекне җайга салырга планлаштыралар.

«Бүгенге көндә без 10 - 15 кешене эш урыннары белән тәэмин итәргә уйлыйбыз, ә җитештерү күләмнәре арткан очракта – 40лап кешене», - дип билгеләп үтте «Заготпром» кооперативының баш технологы Гадел Скогорев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International