Быел эшләнгән «Агрополия» Татарстан порталы бөтенроссия дәрәҗәсендә танылды

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы Алтын көз - 202022 нче Россия агросәнәгать күргәзмәсе нәтиҗәләре буенча тармак конкурсларына йомгак ясады.

АПКны нәтиҗәле мәгълүмат-консультация белән тәэмин итү өчен конкурс йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ведомствосындагы «Республика мәгълүмати-исәпләү үзәге» АҖ быел көз Татарстанда эшли башлаган «Агрополия» авыл хуҗалыгы белеме бирү порталын эшләгән өчен алтын медаль һәм I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Исегезгә төшерәбез, «Агрополия» платформасын эшләү Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка «Татарстанда кыр көне» кысаларында тәкъдим ителгән иде, бу елның июлендә ул уңай бәя алды. Республика Президенты агросәнәгать комплексы өлкәсендә алдынгы технологияләргә өйрәтүнең мөһимлегенә игътибар итте.

«Агрополия» порталында реаль вакыт режимында тармак буенча оператив аналитик мәгълүматны карарга мөмкин. Мәсәлән, һәр райондагы савымны, җир кишәрлекләренең торышын һәм аграр югары уку йортларында кулланыла торган программа буенча аналитиканы да күзәтергә була.

Порталда шулай ук авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен «Агроонлайн» онлайн мәктәбе дә оештырылды, анда эре предприятиеләр белгечләре дә, зур булмаган фермер хуҗалыклары да, шәхси ярдәмче хуҗалыклар да үзләре өчен уңайлы теләсә нинди форматта укулар уза алалар.

Онлайн мәктәптә АПК өлкәсендә яңа белемнәр алырга, заманча технологик чишелешләр табарга һәм күнекмәләрне практикада куллану ысулларын өйрәнергә мөмкин. Аграрчылар өчен сайланган өлкәдә компетентлыкны арттыру табышлылыкның бөтенләй яңа күрсәткечләренә ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

Татарстанның агробизнес өчен онлайн мәктәбендә дөньяның теләсә кайсы почмагындагы һәр кеше катнаша ала. Курслар кысаларында нәтиҗәле сөт терлекчелеген, төгәл умартачылыкны, төгәл игенчелек технологияләрен өйрәнергә, биологияләштерүне һәм нәтиҗәле орлыкчылыкны үзләштерергә, фермерлар өчен салым салу системаларын ачыкларга һәм җитештерелә торган продукцияне ничек сертификацияләргә һәм «Меркурий» системасы белән ничек эшләргә икәнен өйрәнергә мөмкин. Моннан тыш, персонал белән идарә итәргә, бизнес-процессларны көйләргә һәм нәтиҗәле командалар булдырырга һәм, әлбәттә, цифрлаштыруга һәм бизнес-аналитикага өйрәнергә була.

Мәктәп мөгаллимнәре арасында илнең төрле почмакларыннан үз тармаклары буенча экспертлар да бар, бу башка төбәкләр белән тәҗрибә уртаклашырга һәм иң яхшы практикаларны кулланырга мөмкинлек бирәчәк.

Система Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Республика мәгълүмати-исәпләү үзәге (РИВЦ) базасында эшләнде.

Планда - мәктәпне федераль дәрәҗәгә җиткерү!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International