Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында селекция-орлыкчылык үзәге проектын тәкъдир иттеләр

2020 елның 11 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге” федераль тикшеренү үзәге базасында Россия Федерациясе агросәнәгать комплексына бәрәңге, бөртекле һәм кузаклы культураларның сортларын һәм гибридларын эшләп кертү буенча селекция-орлыкчылык үзәге проектын тәкъдир итү булды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «РФА Казан фәнни үзәге» ФТҮ (ФИЦ) директоры Олег Синяшин, «РФА Казан фәнни үзәге» ФТҮнең (ФИЦ) аерымланган структур бүлекчәсе - Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) җитәкчесе - Марсель Таһиров һәм башка җаваплы затлар катнашты.

 Проект турында «РФА Казан фәнни үзәге» ФТҮнең (ФИЦ) аерымланган структур бүлекчәсе - Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) җитәкчесенең фәнни эш буенча урынбасары Фәридә Зиннәтова сөйләде.

“Селекция-орлыкчылык үзәге” «Фән» илкүләм проектының «Россия Федерациясендә тикшеренүләр һәм эшләнмәләр үткәрү өчен алдынгы инфраструктураны үстерү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында “РФА Казан фәнни үзәгенең” структур бүлекчәсенә әверелә. Аны булдыруның максаты - авыл хуҗалыгы культуралары селекциясе буенча фәнни-тикшеренү эшчәнлеген тәэмин итү һәм үзәк эшчәнлеге өлкәсенә керүче авыл хуҗалыгы культураларының селекциясе һәм оригиналь орлыкчылыгы өлкәсендә фәнни-гамәли эшне оештыру», - дип сөйләде Фәридә Зиннәтова.

 Үз чыгышында ул шулай ук фәнни-технологик инфраструктура һәм белем бирү программалары булдыру, аларны үстерү һәм үзәк алдында торган бурычлар турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы проект белән кызыксынуын белдерде һәм Министрлык белгечләре катнашында эшче төркем төзергә һәм аны этаплап кертү буенча юл картасын булдырырга тәкъдим итте. Эшче төркем авыл хуҗалыгы культураларының өстенлекле төрләрен һәм селекция-орлыкчылык үзәге эшенең аеруча перспектив юнәлешләрен билгеләячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International