Аксубай районында эре мөгезле терлекләрне идентификацияләү, цифрлаштыру һәм саклап калу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

8 декабрьдә Аксубай районында «Татарстан Республикасының база хуҗалыкларында сөт терлекчелеген цифрлаштыру» темасы буенча зона семинар-киңәшмәсе узды, анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногуманов, район башлыгы Камил Гыйльманов, шулай ук республиканың Кама аръягы зонасының район авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләре, белгечләре, ветеринария берләшмәләре башлыклары, база хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар өчен район Мәдәният йортында терлекчелектә алдынгы технологияләр күргәзмәсе оештырылган иде.

 Семинарда катнашучылар республиканың база хуҗалыкларында сөт терлекчелеген цифрлаштыруны, эре мөгезле терлекләрне идентификацияләүне кертү, терлекләрнең сакланышын тәэмин итү, шулай ук фермаларда цифрлы программалар күрсәткечләрен куллану мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Катнашучыларны, сәламләп, район башлыгы Камил Гыйльманов чыгыш ясады.

 "Елны яхшы гына тәмамлап киләбез. Терлекчелектә дә, үсемлекчелектә дә үсеш 10 процент тәшкил итә", – дип билгеләп үтте ул.

Үз чыгышында ул барлык эшчәнлек юнәлешләре буенча эш уңышлы оештырылган авыл хуҗалыгы предприятиеләрен мисалга китерде.

Республика АПКсын цифрлаштыру барышы турында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов сөйләде.

"Бөтен Россия буенча төп бурыч - АПКны цифрлаштыру. Бу безнең республика терлекчелегенә дә кагыла. Цифрлаштыруның төп мәсьәләләре - терлекләрне ашатуга, савуга, аларның санын арттыруга идарә итү. Республикада бу эш май аеннан бирле алып барыла", - диде ул.

 Чараның практик өлеше «Аксу Агро» ҖЧҖенең сөтчелек комплексында узды. Монда киңәшмәдә катнашучылар терлекчелек биналарын һәм таналарны каплатканга кадәр тоту бүлмәләрен, бозаулар тора торган урыннарны, бозаулату бүлеген, әзер концентратлар саклана торган складларны карадылар, шулай ук азык әзерләү процессы һәм бозаулар үстерү технологиясе буенча беркетмә эшләрен оештыру белән таныштылар.

Семинар-киңәшмә азагында аларга яңа туган бозауны унификацияләнгән номер белән идентификацияләү һәм аны Бердәм мәгълүмат системасында теркәү процедурасы күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International