9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Бүген Казан IT-паркында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган республика яшьләр форумы узды. Чара дискуссия форматында барды. Форум эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов катнашты.

Кунакларны республика җитәкчелеге исеменнән сәламләп, парламент башлыгы Татарстанда коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә җитди игътибар бирелүен билгеләп үтте. Федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә тулы бер чаралар комплексы эшләнде:ышанычлы законнар һәм норматив-хокукый актлар базасы булдырылды, коррупцияне кисәтү һәм киметү буенча оештыру карарлары кабул ителде, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары эшчәнлеге активлашты, диде ул.

“Коррупция, күгәрек кебек, республика икътисадын гына түгел, хакимиятләргә, гамәлдәге законнарга ышанычны да юкка чыгара. Ул, мәсьәләләрне законсыз ысуллар белән хәл итәргә мөмкин дигән ялгыш фикер тудырып, безнең яшьләрне боза”, – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында да Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов рәислегендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чара узды. Ул коррупцияне профилактикалауга, шул исәптән Министрлык эшчәнлегенең законлылыгын һәм хәбәрдарлыгын тәэмин итүгә, Министрлыкта коррупциягә каршы мөнәсәбәт булдыруга аерым игътибар юнәлтте. Чара барышында Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору эшен оештыру һәм аның нәтиҗәләре турында видеоролик күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International