Татарстан сөте «Мәскәү сыйфаты 2020» конкурсында җиңүче булды

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Мәскәүлеләр Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты продукциясен «Кайнатылган сөт» категориясендә иң яхшысы дип санадылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты «Мәскәү сыйфаты 2020» конкурсында җиңүче булды, анда бөтен Россиядән җитештерүчеләр продуктлары катнашты.

Быел «Мәскәү сыйфаты» конкурсы алтынчы тапкыр үткәрелде. Башка конкурслардан аермалы буларак, биредә катнашучыларны күпбаскычлы бәяләү белән бәялиләр - башта Эксперт советы категорияләр һәм номинантлар исемлеген сайлый, аннары мәскәүлеләр, интернетта тавыш биреп, иң яхшыларын сайлыйлар, ә финалга чыккан продуктлар лабораториягә җибәрелә, анда аларның сыйфаты һәм реаль составның этикеткада күрсәтелгән мәгълүматка туры килүе билгеләнә.

Конкурсның Эксперт советына Мәскәү шәһәре департаментлары, “Югары экспертлар мәктәбе (ВШЭ)” фәнни-тикшеренү учреждениесе, РАНХиГС, кулланучылар базарында катнашучылар берлеге, Мәскәү халыкара бизнес-ассоциациясе, Ваклап сату компанияләре ассоциациясе һәм башка оешмалар вәкилләре керде. Күзәтчелек Советына Мәскәү шәһәр Думасы Рәисе Алексей Шапошников, «Вечерняя Москва» газетасының баш мөхәррире Александр Куприянов һәм Мәскәү Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Владимир Платонов керде.

“Үзебезнең предприятиенең җиңүе белән горурланабыз! Без җитештерелгән сөтнең һәр тамчысының сыйфаты һәм продуктның һәр граммы өчен җавап бирәбез, җитештерү процессының һәр этабын катгый күзәтеп торабыз һәм кулланучыларның безнең хезмәтебезне шулай бәяләүләренә шатбыз!”, - дип шәрехләде җиңүне «ЗМК» АҖ генераль директорының сыйфат буенча урынбасары Роза Гарипова.

«Мәскәү сыйфаты 2020» конкурсында җиңүче булган сөтне комбинат сәламәт туклану линиясе буенча «ВкусВилл» азык-төлек кибетләре челтәре өчен махсус җитештерә.

Белешмә:

«Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖенә 1957 елда нигез салына. Хәзерге вакытта предприятие «Очень важная корова», «Васькино счастье» һәм «Обнимама» дигән үз брендларының 97 төр продукциясен, шулай ук Россия ритейлерлары өчен 38 төр продукция чыгара. Предприятие составына, Зеленодольск заводыннан тыш, «ЗМК» АҖенең Чистай һәм Буа филиаллары керә. Бүген 3 предприятиедә 1200дән артык кеше эшли.

ЗМК предприятиеләренә һәркөнне савып алынган вакыттан алып 8 сәгать эчендә бөтен Татарстан агрофирмаларыннан 600 тоннадан артык югары сыйфатлы керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International