2020 елда Татарстанда 400 тоннадан артык товар балыгы һәм балык үрчетү материалы җитештерү планлаштырыла

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Идел-Кама фәнни-кәсби советы утырышында хәбәр итте. Чара Чаллыда Федераль балыкчылык агентлыгы җитәкчесе урынбасары Василий Соколов рәислегендә узды. Анда Биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты, Федераль балыкчылык агентлыгының Урта Идел территориаль идарәсе каршындагы иҗтимагый советы, «ВНИРО» ФДБУнең Татарстан, Саратов, Түбән Новгород һәм Пермь филиаллары, «Главрыбвод» ФДБУнең Кама-Идел филиалы, Россия балыкчылыгының Урта Идел территориаль идарәсе вәкилләре һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Марат Җәббаров хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта Татарстан Республикасының балык хуҗалыгы фондын түбәндәгеләр тәшкил итә:Куйбышев сусаклагычы акваториясе – 312 мең га;Түбән Кама сусаклагычы – 90 мең га;Зәй сусаклагычы – 2 мең га;күлләр – 700 га;елгалар – 250 га;580 га балык үрчетелә һәм 225 га балык үстерелә торган буалар.

Татарстан Республикасында 5 буа хуҗалыгы товар балыгы җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә, болар:«Арча балык хуҗалыгы» ҖЧҖ,«Кайбыч балык хуҗалыгы» АҖ,“Ушнә” балык хуҗалыгы” ААҖ,“Дымка” балык хуҗалыгы” ҖЧҖ,«Зәй балык хуҗалыгы» ҖЧҖ һәм төрле оештыру-хокукый рәвештәге 30дан артык хуҗалык субъекты, шул исәптән шәхси эшкуарлар, крестьян(фермер) хуҗалыклары.

2019 елда балыкчылык хуҗалыклары тарафыннан 104 тонна товар балыгы җитештерелде, 283 тонна балык үрчетү материалы җитештерелде(үстерелде). 2020 елда 411 тонна(2019 елга карата 106%) товар балыгы һәм балык үрчетү материалы җитештерү планлаштырыла.

Хәзерге вакытта, товар балыкларын буаларда үстерү кебек әйдәп баручы технологиядән тыш, аквакультураның индустриаль ысуллары да кертелә. Традицион балык төрләре(карп, толстолобик, амур) белән беррәттән, мәрсин, сөләйман,җәен(осетр, лосось, сом) һәм башка аквакультура объектлары (ябык системалы сулыкларда) үстерелә.

Эре инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла:

-Лаеш районында “Биосфера-Фиш” ҖЧҖ - 2017 елдан проектның ике чираты эшли башлады, инвестицияләр күләме 625 млн. сум тәшкил итте, бүгенге көндә балыкчылык комплексының өченче чиратын төзү эшләре бара;

-Буа районында «Фиш» ҖЧҖ - балык эшкәртү заводын төзү кысаларында инвестицияләр күләме 100 млн. сум тәшкил итәчәк, проектны гамәлгә ашыру 120 кешене эшкә урнаштырырга һәм тәүлеккә 10 тоннага кадәр продукция әзерләп чыгарырга мөмкинлек бирәчәк;

-Казан шәһәрендәге "Икорный Дом Дары Волги" ҖЧҖ - мәрсин балыкларын җитештерә торган республикада беренче һәм бердәнбер сертификацияләнгән предприятие, агымдагы елда предприятие 600 кг уылдык саткан.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары турында» 42 һәм 77 номерлы карарлары нигезендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча түбәндәгеләр өчен субсидияләр бирү каралган:

-балык үрчетү материалын сатып алуга чыгымнарның 40 процентын каплауга, агымдагы елда өч балык хуҗалыгы 1,2 млн. сумнан артык суммага субсидияләнде;

-2016 елдан башлап аквакультура юнәлеше буенча авыл хуҗалыгы җитештерүен техник һәм технологик модернизацияләүгә тотылган чыгымнарның 40 процентын каплауга аквакультура юнәлеше буенча 4 балыкчылык хуҗалыгы 18 млн.сумнан артык субсидия алды.

Шулай ук хәзерге вакытта түбәндәге ведомство программалары эшли:

-"Гаилә фермаларын үстерүгә грантлар бирү". Программа нигезендә, елга кимендә 15 тонна товар балыгы җитештерү куәте булган фермаларның фермерларына конкурс буенча грантлар бирелә, 2020 елда 9 млн. сумнан артык суммага ике проект конкурс нигезендә сайлап алынды;

-“2019-2024 елларга Татарстан Республикасында “Агростартап” проекты буенча крестьян(фермер) хуҗалыкларын төзү һәм үстерү”. Ул «Агростартап» проектын гамәлгә ашыручы крестьян(фермер) хуҗалыкларына кече хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы җитештерү эшчәнлеген үстерү өчен дәүләт ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән. Агымдагы елда балыкчылык өлкәсендә бер проект сайлап алынган, грант суммасы 3 млн.сум тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Президенты хуплавы белән товар балыгын үстерү һәм сату күләмнәрен арттыруны кызыксындыру өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан хәзерге вакытта, сату бәясенең 20%ыннан исәпләп, сатылган товар балыгына һәм мәрсин балыгы төрләренең товар уылдыгына субсидияләр бирү тәртибе эшләнә. Бу максатларга 2021 елда балыкчылык хуҗалыкларына 27 млн. сумнан артык субсидия бирү планлаштырыла.

Утырышта шулай ук 2021 елга балыкчылык хуҗалыгы фәненең 2021 елга тоту рөхсәт ителгән гомуми балык күләмен билгеләү буенча материаллар һәм аны Россия Федерациясе субъектларына бүлү буенча тәкъдимнәр каралды, 2021 елда шулай ук елда балыкчылыкны җайга салу мәсьәләләре һәм Балык тоту кагыйдәләрен камилләштерү буенча һәвәскәр балыкчыларның тәкъдимнәре каралды.

Чара ахырында фәнни-кәсби советның 2021 елга эш планы кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International