“Агрополия” порталы һәм аграр югары уку йортлары эшләнмәләре “Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” арасына керде

2020 елның 11 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» XVI республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Чара Казанда «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел комплексында узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.

«Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» XVI конкурсында җиңүчеләр арасында Казан дәүләт аграр университеты, Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән “Агрополия” проекты да бар.

 КДАУ хезмәткәрләре берьюлы дүрт номинациядә җиңүче булдылар:

• «Ел патенты» номинациясендә «Абразив тузу шартларында эшли торган машиналар детальләренең металл өслекләрен ныгытуның катнаш ысулы» проекты белән Шәйхетдинов Рәфис Рәшит улы җиңүче булды;

 • «Инновацияләр старты» номинациясендә “ИНКО-ТЭК Агро Алабуга” ҖЧҖендә чыгару планлаштырыла торган яңа буын комплекслы ашламаларны эшләү, сынау һәм җитештерүгә кертү” проекты белән Гыйләҗев Миңнегали Йосып улы җиңү яулады;

• “Социаль әһәмиятле инновацияләр” номинациясендә “Казан шәһәре сәүдә челтәрләрендә ихтыяҗ булмаган азык-төлек продуктларын бүлү буенча сервисны үстерү” проекты белән Икътисад институтының 2 курс студенты Хәлирахманова Гүзәл Фәһим кызы җиңүче булды;

 • «Яшьләр инновацион проекты» номинациясендә «Умарта кәрәзләреннән перга җыю җайланмалары эшләү» проекты белән Механикалаштыру һәм техник сервис институты аспиранты Хөсәенов Рәфис Ринат улы җиңүче булды.

Н.Э. Бауман ис. КДВМА проектлары да яхшылардан саналды, алар арасында түбәндәгеләр бар:

• Софронов Владимир Георгиевич – “Терлекләрнең продуктивлылыгын арттыру һәм терлекчелек продукциясенең сыйфатын яхшырту өчен авыл хуҗалыгында инновацион технологияләр кертү”;

• Хисамов Рифат Ринат улы – “Роботлаштырылган җайланмада саву өчен сыерларны сайлап алу ысулы”;

• Ежкова Асия Мәҗетдин кызы - “Наноструктур цеолит һәм әчетелгән сөт бактерияләре нигезендә азык өстәлмәләре белән авыл хуҗалыгы терлекләре организмында энтеротоксиннарны сорбцияләү ысулы”.

«Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» конкурсында җиңүчеләр арасында илнең теләсә кайсы ноктасында аграрийларны укыту өчен булдырылган белем бирү платформасыннан гыйбарәт булган «Агрополия» проекты да бар. «Агрополия» порталында шулай ук реаль вакыт режимында тармак буенча оператив аналитик мәгълүматны карарга мөмкин.

Белешмә өчен: «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» конкурсында республиканың икътисадый һәм социаль үсеш проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән проектлар катнаша. Быел конкурска Россиянең 22 шәһәреннән 1 934 гариза килгән. 175 җиңүче Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондыннан премияләр һәм конкурс партнерларыннан стипендияләр алды.

Конкурста катнашучыларның барысы да үз идеяләре өчен 50 мең сум күләмендә премия алачак.

Рөстәм Миңнеханов, иң яхшы инновацион идеяләрне бүләкләү Татарстанда күркәм традициягә әверелде билгеләп үттте. 2005 елдан башлап конкурс, инновацион эшчәнлек үсешендә һәм яңа технологик чишелешләрне ачыклауда мөһим фактор булып, республиканың әһәмиятле вакыйгаларының берсенә әверелде, диде ул.

 “Чара һәрвакыт зур кызыксыну уята. 2005 елдан башлап конкурска 23,5 мең гариза бирелгән, шуларның 2,3 меңе – җиңү яулаган. Бу елдагы оештыру кыенлыкларына һәм чикләүләргә дә карамастан, конкурс үзенең кирәклеген раслады. Катнашу өчен 1 мең 934 проект тәкъдим ителгән, аларның 175е җиңүче дип табылган», — диде Татарстан Республикасы Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International