Быел 44 пестицид пробасы тикшерелгән, аларның алтысында тәсир итүче матдә нормасының ким булуы һәм икесендә аның бөтенләй булмавы күзәтелә.
Тәтеш районында «Сыйфатлы азык һәм ныклы азык базасы - хайваннарның югары продуктивлыгының нигезе» дигән зона семинар-киңәшмәсе узды. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Тәтеш районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Гелүс Баязитов һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Авыл территорияләре үсешен финанслауга барлык чыгымнарны тотуга Парламент контроле көчәйтеләчәк. Бу максатларга чыгымнарны киметергә ярамый, шул ук вакытта бүлеп бирелгән акчаларны нәтиҗәле куллануны тәэмин итү мөһим.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Азнакай районында булды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, МГИМОда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы кафедрасы белем бирү хезмәтләре базарында аналогы булмаган «Дөньякүләм аграр базарлар» магистрлык программасына укырга кабул итү турында игълан итә. Программа агросәнәгать комплексы өлкәсендә Россия мәнфәгатьләрен халыкара аграр базарда чагылдыруга сәләтле белгечләр әзерләүгә юнәлдерелгән.
Чәчү кампаниясе кызганнан-кыза бара. Республика аграрийлары бер минутны да бушка уздырмаска тырышалар.
Авыл халкы өчен эшләрнең кызган чагы:сезонлы үстерү өчен яшь кош-корт сатып алу вакыты җитте.
Бүген Татарстан Дәүләт Советы һәм Төмән өлкә Думасы депутатлары катнашында видеоэлемтә режимында авыл халкының эшлекле активлыгын, шул исәптән кече хуҗалыкларны үстерү һәм әлеге өлкәне законнар белән җайга салу мәсьәләләре буенча фикер алышуга багышланган түгәрәк өстәл узды. Утырыш эшендә республикадан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев һ. б. катнашты.
Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатының “Игелекле суыткыч”ына быел биш ел булды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, бу вакыт эчендә ул меңнән артык мохтаҗны «тукландырган» - бу 10 тоннага якын сөт продукциясе.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Бакчачылар берлеге конференциясе узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Бакчачылар берлеге рәисе Владимир Дейнекин, министрлыклар, ведомстволар вәкилләре, шулай ук коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләре (СНТ) рәисләре һәм башка җаваплы затлар катнашты.