Тәтеш районында «Сыйфатлы азык һәм ныклы азык базасы - хайваннарның югары продуктивлыгының нигезе» дигән зона семинар-киңәшмәсе узды. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Тәтеш районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Гелүс Баязитов һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Семинарда катнашучылар сөт җитештерү, сөт терлекчелеге культурасы, сыйфатлы азык әзерләүнең заманча технологияләре, терлекләрнең продуктивлыгына сыйфатлы азыкның йогынтысы һәм башкалар турында фикер алыштылар.
Агымдагы елның 1 кварталында республиканың терлекчелек тармаклары үсешенә анализ белән Ленар Гарипов чыгыш ясады.
“1 кварталда республикада 349 мең тонна сөт җитештерелгән (2020 елга карата 103%). Авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 102 мең тонна терлек һәм кош-корт үстерелгән (узган елга карата 98%). 2021 елның 1 кварталында Тәтеш зонасының 8 районында 41,6 мең тонна сөт җитештерелгән (Татарстан Республикасы күләменнән 11,9%), бу 2020 ел дәрәҗәсеннән 0,4%ка кимрәк). Бу зонаның 8 районыннан ике район гына 2020 елда һәм 2021 ел башына уңай динамикага ия. Бу - Тәтеш һәм Буа районнары. Терлекләрнең баш санын арттыру буенча Чүпрәле районында уңай тенденция күзәтелә (ел башына 277 башка арткан) һәм Апас районында - (67 башка)”, - диде ул.
Министр урынбасары үз чыгышында шулай ук дуңгызчылык, сарыкчылык тармакларының, эре мөгезле терлекләр үрчетү һәм җитештерүнең торышы турында сөйләде.
“Нәтиҗәле җитештерүнең нигезе - ул исәпкә алу. Бүгенге көндә үрчем буенча белгечләр эшен җиңеләйтә торган, шулай ук җитәкчегә аларның эш нәтиҗәлелеген үз вакытында бәяләргә мөмкинлек бирә торган инструментлар күп. Ул шулай ук хәлне яхшырту буенча вакытында чаралар күрергә ярдәм итә”, - диде ул.
Гелүс Баязитов республика районнарында сөт терлекчелеген цифрлаштыру темплары турында сөйләде.
Семинарның практик өлеше «Колос» алдынгы хуҗалыгының сөт-товар фермасы базасында узды. Семинарда катнашучылар терлекләрне тоту һәм ашату шартлары белән таныштылар, саву залында һәм бозаулату бүлегендә булдылар, силос-сенаж траншеясын карадылар.
Киңәшмәдә катнашучылар өчен агрофирма территориясендә терлек азыгы җыю техникасы, хезмәт күрсәтүче ветеринария машиналары, шулай ук терлекчелектә алдынгы технологияләр күргәзмәсе оештырылган иде.