Авыл территорияләре үсешен финанслауга барлык чыгымнарны тотуга Парламент контроле көчәйтеләчәк. Бу максатларга чыгымнарны киметергә ярамый, шул ук вакытта бүлеп бирелгән акчаларны нәтиҗәле куллануны тәэмин итү мөһим.
Бу хакта Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко авылның социаль өлкәсе хезмәткәрләре белән очрашуда белдерде. Чара видеоконференцэлемтә режимында узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Мамадыш районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Алмаз Гарифуллин һәм социаль өлкә хезмәткәрләре катнашты.
Катнашучылар илкүләм проектларны һәм «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Нык авыл - дәүләтнең, шул исәптән икътисадый тотрыклылыкның нигезе, дип ассызыклады Валентина Матвиенко. «Без авыл халкы кимүнең тискәре тенденциясен үзгәртергә тиеш. Моның өчен авылда яшәү дәрәҗәсен күтәрергә, халыкны эш белән тәэмин итү өчен шартлар тудырырга, шәһәр һәм авыл үсешендә диспропорцияне бетерергә кирәк. Бу мәсьәләне хәл итүгә илкүләм проектлар эшләнде, шул исәптән социаль өлкәгә караганнар да», - дип билгеләп үтте ул.
Киңәшмә барышында Татарстан авыл территорияләрендә физик культура һәм спортны үстерү мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр белән Алмаз Гарифуллин чыгыш ясады.
«Республикада спорт корылмалары төзелә һәм реконструкцияләнә. 45 муниципаль районның барысы да ябык йөзү бассейннары һәм универсаль спорт заллары белән тәэмин ителгән. Узган ел 406 спорт корылмасы төзелде һәм бүгенге көндә аларның саны 11 меңнән артып китә, шуларның яртысы авыл җирлегендә урнашкан. Соңгы елларда Мамадыш районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Спорт министрлыгы линиясе буенча 46 универсаль спорт мәйданчыгы төзелде, агымдагы елда тагын 8 спорт мәйданчыгы төзү планлаштырыла», - дип билгеләп үтте ул.
Районнар халкы «Авыл Уеннары» дип аталган авыл уеннарында актив катнаша. Быел “Авыл Яшьләре” дигән җәйге авыл спорт уеннарын уздыру планлаштырыла. Моннан тыш, «Питрау» бөтенроссия керәшен мәдәнияте фестивале үткәрелә, анда спорт чараларында катнашучылар милли һәм традицион булмаган спорт төрләре буенча ярышалар:ат чабышлары, «Көрәш» сынавы, билбау көрәше, халык уеннары һәм судагы уеннар.
Мөмкинлекләре чикле затлар өчен республика җитәкчелеге ярдәме белән районда адаптив спортны үстерү буенча эш оештырылды. Шулай итеп, республика спорт-адаптив мәктәбе каршында адаптив спорт буенча бүлекләр ачылды. Чиратта республиканың тагын 18 муниципаль районында шундый бүлекләрне ачу планлаштырыла.
Авыл җирлегенә белгечләрне җәлеп итү өчен Спорт министрлыгы, республика Хөкүмәте белән берлектә, авыл җирендә, шәһәр тибындагы поселокларда һәм кече шәһәрләрдә урнашкан спорт резервын әзерләү оешмаларында эшләүче тренерларга торак шартларын яхшырту өчен бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү билгеләү инициативасы белән чыкты.
Россия Президенты йөкләмәсе буенча төбәкләрдә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программалары гамәлгә ашырыла, социаль контракт кысаларында гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү практикасы киңәйтелә, диде парламентның югары палатасы башлыгы. «Авылны үстерү өчен авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасы аерым әһәмияткә ия. Ул Федерация Советы катнашында кабул ителде. Аны тормышка ашыруның беренче елы нәтиҗәләре шактый оптимистик булып күренә. «Авыл ипотекасы» ташламалы программасы бик популяр булды, аның буенча бер ел эчендә 45 мең гаилә торак шартларын яхшыртты», - дип билгеләп үтте Валентина Матвиенко.