Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Азнакай районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты

2021 елның 20 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Азнакай районында булды.

Министрның эш сәфәре инде 24 ел эшли торган Актүбә шәһәр тибындагы поселогының ат спорты мәктәбе белән танышудан башланды. Биредә 50гә якын токымлы ат асрала. Йөздән артык бала конкурага һәм атта йөрергә өйрәнә.

Аннары Марат Җәббаров Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин белән бергә «Союз-Агро» ҖЧҖенең терлекчелек комплексында булды, анда ул сөт комплексын, симертү мәйданчыгын, тиз пиролиз минизаводын һәм элеваторны карады. «Союз-Агро» предприятиесендә 10022 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән сыерлар - 3658 баш, сарыклар - 563 баш, 198 баш ат бар. 1000 башка исәпләнгән симертү мәйданчыгы тулы куәтенә эшли. Хуҗалыкта апрель башына 7376 тонна сөт савылган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 21%ка күбрәк. Тәүлеклек савым - 79 тонна. Министрга ел ахырына кадәр сыерларның баш санын 4000 башка кадәр җиткерү планлаштырылуы турында хәбәр иттеләр.

Шулай ук министр 2015 елда файдалануга тапшырылган «Актүбә» терлекчелек комплексын карады. Биредә 6848 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән сыерлар — 3122 баш, тәүлеклек савым - 69 тонна. 2018 елда нәсел репродукторы статусы бирелгән.

Аннары Марат Җәббаров язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Районның аграр комплексы активы белән очрашу «Агрокөч» АҖенең «Азнакай» агрофирмасы кырында узды. Район башлыгы Азнакай муниципаль районында авыл хуҗалыгы җитештерүенең торышы турында кыскача сөйләде. Министр билгеләп үткәнчә, районда язгы кыр эшләре тиешле дәрәҗәдә бара. Һәр эш үз вакытында башкарыла. Уҗымнарның торышы әйбәт. Аннары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы «Агрокөч» ҖЧҖенең «Азнакай» терлекчелек комплексы төзелешен бәяләде. «Азнакай»да 4952 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән - 1800 баш сыер. 2022 елга мөгезле эре терлекләрнең баш санын 7060 башка җиткерү планлаштырыла, шул исәптән сыерлар санын 3500 башка кадәр җиткерү күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International