Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2025 елгы урып-җыю кампаниясе йомгаклары буенча брифинг узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кәдермәтова катнашты.
Брифингта катнашучыларны сәламләп, Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы темасын яктыртучы журналистларга рәхмәт белдерде. “Сезнең эшегез нәтиҗәсендә укучылар, тамашачылар һәм тыңлаучылар агросәнәгать комплексында бара торган мөһим процесслар турында беләчәкләр. Сез фактларны теркәп кенә калмыйсыз, сез җәмәгатьчелек фикерен булдырасыз, кулланучыларга авыл хуҗалыгы җитештерүенең һәм эшкәртүнең чынбарлыгын аңларга ярдәм итәсез”, — диде ул.
Үзенең нотыгында ул республикада төп бөртекле культураларны җыюның тәмамлануы турында хәбәр итте. Оператив белешмәләргә караганда, республиканың ашлык амбарына 4 млн 692 мең тонна ашлык салынган. Уртача уңдырышлылык - 37,9 ц/га. Бүген республика элеваторларында 1 млн 751 мең тонна ашлык саклауга салынган.
Республика икмәгенә иң зур өлешне Буа, Тәтеш һәм Арча районнары кертте - 200 мең тоннадан артык ашлык суктырылган. Бөртекле культуралар уңышы буенча Тәтеш районы алда бара, аның уңдырышлылыгы - 52,8 ц/га, Кукмара районында - 49,4 ц/га, Әтнә районында - 49,1 ц/га, Балтач һәм Аксубай районнарында - 47 центнердан артык.
Аннары Марат Җәббаров ашлыкны сатып алу бәяләре турында сөйләде. Өченче класслы бодайның уртача бәясе - тоннасы 14,3 мең сум, дүртенче класслы бодай - 13,2 мең сум, бишенче класслы бодай - 11,55 мең сум, арыш - 9,9 мең сум, арпа - 12,1 мең сум, кукуруз - 14,5 мең сум.
Аның әйтүенчә, җитештерүчеләргә ярдәм итү максатларында Россия Хөкүмәте тарафыннан бөртекле культуралар җитештерүчеләргә сатыла торган ашлык чыгымнарын каплауга субсидияләр бирелә. Агымдагы елда җитештерүчеләргә 392,6 млн.сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелгән, 317,4 мең тонна сатылган ашлык субсидияләнгән.
Машина-трактор паркын яңарту дәвам итә, диде ул. Бүгенге көнгә хуҗалыклар тарафыннан 7,6 млрд сумлык 1700 бер. авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары сатып алынган. "Техника паркын яңартуга Татарстан Республикасы бюджетыннан кызындыру чаралары бирелә, үзебездә җитештерелгән һәм Таможня берлегендә сатып алынган техниканы, НДСтан башка, 30% күләмендә субсидияләү механизмын кулланыла, бу техника паркын яңартуга зур ярдәм. Техник һәм технологик модернизацияләү статьясына быел 1 млрд сумга якын акча җибәрелде", - диде ул.
Марат Җәббаров Татарстан Республикасында үсемлекчелек тармагында агросәнәгать комплексының инвестиция проектлары гамәлгә ашырылуын ассызыклады: Бөгелмә районында бөртекле һәм майлы культураларны саклау өчен тимер юл тармагы белән 122 мең тонна сыйдырышлы элеватор төзү; Лаеш районы Нармонка авылында 44 мең тонна сыйдырышлы бәрәңге саклагычлар төзү; Чистай районында бәрәңге эшкәртү заводы.
«Дәүләт ярдәме өлешендә, бюджет чикләүләренә карамастан, республика бюджетыннан да, федераль бюджеттан да ярдәм чаралары сакланып калды», - дип искәртте ул.
Министр билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта еллык төп ставка 17% булганда, кредитлар ташламалы 10,5% ставка буенча бирелә, ә кече хуҗалыкларга һәм өстенлекле юнәлешләр буенча сезонлы кыр эшләренә кредитлар 7,1% ставка буенча бирелә. Ташламалы ставка үзгәреп тора, ул Россия Банкының төп ставкасына бәйле.
Ул шулай ук Татарстан Республикасында кече хуҗалыкларга ярдәм турында сөйләде. Агымдагы елда кече хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме күрсәтүгә 1,5 млрд сум каралган, бүгенгә шуның 1167 млн сумы, ягъни 77% хуҗалыкларга җиткерелгән.
Агросәнәгать комплексына ярдәм итү һәм аны үстерү инструментлары турында «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кәдермәтова сөйләде. "Агымдагы елда сезонлы кыр эшләрен башкаруга банк 9,8 млрд сум җибәрде, шуларның 8,4 млрд сумы ташламалы шартларда. Республиканың агросәнәгать секторы үсешенә барлыгы 14,4 млрд сум юнәлдерелгән, шуның 13,0 млрд сумы ташламалы кредитлау программасы кысаларында бирелгән", - диде ул.
Ләлә Кәдермәтова, Россельхозбанк аграрийларга үз ихтыяҗларын кредитлау аша гына түгел, ә «Своё» экосистемасы аша да тормышка ашырырга булыша, дип ассызыклады. Бу уникаль экосистема, анда авыл хуҗалыгы процессларын автоматлаштырырга, вакытны, ресурсларны экономияләргә һәм агробизнесны яңа дәрәҗәгә чыгарырга ярдәм итә торган агросекторның барлык товарлары, хезмәтләре һәм сервислары тупланган.
Ул, 29 сентябрьдән Россельхозбанк авыл ипотекасы буенча гаризалар кабул итә башлады, дип билгеләп үтте. Беренче чиратта әлеге программа АПК хезмәткәрләренә ярдәм итү чарасы булып тора. Төп шартлар элеккечә калды - еллык ставка - 3%, 25 елга 6 млн сумга кадәр ипотека кредиты алырга мөмкин, диде ул.
Кредит акчаларын әзер торак йорт сатып алырга яки төзергә; йорт төзү өчен җир кишәрлеге сатып алырга; биеклеге 5 каттан артмаган күпфатирлы йортларда яңа төзелгән фатир сатып алырга тотарга мөмкин. Күчемсез мөлкәтнең авыл территориясендә, агломерациядә яисә торак пунктка чиктәш территориядә булуы мәҗбүри шарт булып тора. Әмма Татарстан Республикасы торак пунктларында күпфатирлы йортлар төзелми, һәм ташламалы кредитлау программалары төзүчеләрне авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы кысаларында күпфатирлы йортлар төзи башларга этәрергә мөмкин.