Казанда Идел-Вятка төбәгенең сөт бизнес-форумы узды, ул “Сбербанк” ГАҖнең «Татарстан Банкы» бүлекчәсе һәм Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге (Союзмолоко) ярдәмендә оештырылды. Чара хакимият, бизнес һәм финанс институтлары арасында әңгәмә алып бару өчен мәйданчык булды. Дискуссия барышында катнашучылар үзләре тармак өчен мөһим булган сораулар бирделәр: яңа фермалар төзергәме яки төземәскәме, чыгымнар арту шартларында табышлылыкны ничек арттырырга һәм амбициоз планнарны тормышка ашыру өчен квалификацияле кадрларны кайдан табарга һәм башкалар.
Катнашучыларны сәламләп һәм Татарстан агросәнәгать комплексының торышы турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясады. Ул, узган ел йомгаклары буенча Татарстанда 2,28 млн тонна сөт җитештерелгән, республика, гомумроссия сөт җитештерү күләменең 6,7%ын тәэмин итеп, Россиядә алдынгы урыннарны ышанычлы тота, дип билгеләп үтте. Татарстан терлекләрне яңарту буенча шактый зур эш башкарды – алты ел элек зыянга эшли торган терлекләрне күпләп браковкалау һәм алар урынына актив рәвештә яңалары сатып алынды.
Төбәктә инвестиция активлыгы югары. Узган ел 13 600 башка исәпләнгән 16 комплекс файдалануга тапшырылды, быел – 2600 башка исәпләнгән 8 ферма. 22 мең башка исәпләнгән тагын 23 ферма төрле төзелеш стадияләрендә. Азык базасын үстерүгә аерым игътибар бирелә: республикада 210 мең баш мөгезле эре терлеккә хезмәт күрсәтүче 56 азык үзәге эшли, шул ук вакытта җайланмалар сатып алу хакының 50%ы һәм ангарлар төзү хакының 30%ы төбәк бюджетыннан субсидияләнә.
Министр сүзләренә караганда, Татарстан аграрийларын сатылган сөтнең бер литрына субсидияләр язмышы аеруча борчый. Федераль законнарга кертелергә әзерләнә торган үзгәрешләр аркасында республика элек бирелгән акчаларның яртысын – 500 млн сумын диярлек алып бетермәскә мөмкин. Бу акчалар яңа объектлар төзлешендә бүген актив катнаша торган төп инвесткомпанияләргә ярдәм итүгә турыдан-туры йогынты ясый.
“Акчалар күләме - аз түгел. Узган ел ул 1,1 млрд сум булды. Быел менә нәкъ менә шуның яртысы булмаска мөмкин. Бүген федераль дәрәҗәдә әлеге хуҗалыклар классына ярдәм итүнең башка чараларын эзләү һәм тикшерүләр бара. Алар нинди булыр, безгә әлегә мәгълүм түгел. Субсидияләрне бетерү төбәктә сөт җитештерүнең бүгенге күләмнәренә йогынты ясамаячак, әмма алга таба төзелешкә инвестицияләр кертү мәсьәләсе хуҗалыкларны нык борчый” , - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге (Союзмолоко) генераль директоры Артем Белов, глобаль перспективалардан башлап, базарга масштаблы күзәтүне тәкъдим итте. Гомуми чимал сөтен җитештерү күләме елга 2%ка арта, ә якындагы ун елда аны куллану - 22%ка, ягъни 200 млн тоннага артачак. Артем Белов, Россиянең үзенең гаять зур җир һәм су байлыгы белән бу «дөнья бәлеше»ндә шактый өлеш алуына уникаль шансы бар, дип билгеләп үтте.
Эчке базарның потенциалны шулай ук зур, әмма аның структурасы үзгәрә. Шул ук вакытта сөт продукциясен куллану биш ел эчендә 13%ка арткан булса, аерым категорияләрдә үсеш аеруча зур: сөт өсте – елга уртача 13%ка, сыр – 8%ка, туңдырма 6%ка арткан. Бу үсеш күбесенчә HoReCaда куллану үсеше белән тәэмин ителгән. Хәтта кулланучылар ихтыяҗы кимү шартларында да 2025 елда гомуми туклану сегментының 6-8%ка артуы күзәтелә.
Әмма тармак өчен төп проблеманы Артем Белов чимал сөтнең кытлыгы артуны атады, вәзгыятьне ул 2014 ел белән чагыштырды, ул чакта, контрсанкцияләр кертелгәннән соң, чимал сөт җитмәү аркасында кибет киштәләре бушап калган иде. Көтелә торган чимал сөте кытлыгының төп сәбәбе - яңа инвестиция проектлары санының кискен кимүе. Әгәр элегрәк Авыл хуҗалыгы министрлыгы елга 80-100 мең башка исәпләнгән проектларны хуплаган булса, быел бу сан 16 меңгә кадәр төшкән. Бу 2026-2027 елларда базарга керүче сөтнең күләме 500 мең тоннага якын кимрәк булачак, дигәнне аңлата.
Төп хәтәрлекләрне киметергә тиешле төп трендлар арасында ул түбәндәгеләрне атап китте: индустриализация: авыл хуҗалыгы оешмаларының 12%ы (1000 баштан артыграк терлекләр белән) барлык сөтнең 57%ын җитештерә, аларның үзкыйммәте күпкә түбәнрәк һәм табышлылык 2,5 тапкыр югарырак; генетика һәм нәсел эшен үстерү: авыл хуҗалыгы оешмаларында продуктивлык елга 4-6%ка арта; аутсорсингтан активрак файдалану: терлек азыгында, ветеринариядә, терлекләр карауда.
“Әгәр без эчке базарда чимал сөтен арттырмасак, 2014 ел вәзгыяте белән белән очрашачакбыз. Ягъни безгә базарны ничектер балансларга кирәк булачак. Шуңа күрә төп бурыч - сөт җитештерү” дип саныйм мин", - дип сөйләде эксперт.
Йомгаклау сүзендә Артем Белов катнашучыларга нәтиҗәле дискуссия һәм фикер алышулар өчен рәхмәт белдерде. Ул, ясалма интеллект һәм цифрлаштыру – сөт җитештерүчеләргә үзләренең бизнесын нәтиҗәле арттыру өчен кулланырга кирәкле инструментлар, дип өстәде. Шулай ук ул Идел-Вятка төбәгенең сөт бизнес-форумын Казанда ел саен уздырырга тәкъдим итте.