Казан дәүләт аграр университетында агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итүнең инновацион чишелешләре турында фикер алыштылар

2025 елның 14 октябре, сишәмбе

Бүген Казан дәүләт аграр университетыны “Казан ветеринария медицинасы академиясе” институты базасында «Университет һәм бизнес: 2025-2035 елларда тармакны кадрлар белән тәэмин итүнең инновацион чишелешләрен эшләү» стратегик сессиясе узды.

Ачылышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Казан ДАУ ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриев, «РИВЦ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин, шулай ук агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең инженерлык хезмәте җитәкчеләре, Казан ДАУ вәкилләре катнашты.

Стратегик сессиядә катнашучыларны сәламләп, Марат Җәббаров заманча белгечләрдән башка хәтта иң алдынгы техникага да ихтыяҗ булмаячак, дип билгеләп үтте. “Нәкъ менә кешеләр, аларның белемнәре, күнекмәләре һәм инновацияләргә әзерлеге заманча агросәнәгать комплексында төп конкурентлы өстенлеккә әверелә”, — диде ул.

Төп тенденцияләргә министр тармакны цифрлаштыруны, процессларны массакүләм автоматлаштыруны, экологик җаваплылыкка таләпләрне арттыруны һәм кадрлар кытлыгын кертте. Аның әйтүенчә, бу мәсьәләләр профессиональ кадрлар әзерләү алымнарын системалы рәвештә үзгәртүне таләп итә.

Ул, лабораторияләрне җиһазландыруга таләпләрне билгеләү, булачак белгечләрнең компетенцияләре исемлеген булдыру һәм бизнес белән югары уку йорты арасында хезмәттәшлек механизмнарын булдыру мөһим аспектлар булып тора, дип ассызыклады.

Илшат Нуриев трансформацияләү шартларында аграр белем бирү турында сөйләде, проблемаларны һәм үсеш нокталарын билгеләде.

“Татарстанның аграр тармагын үстерүнең бүгенге этабы иң яңа технологияләр белән эшләргә сәләтле кадрларны алдан әзерләүне таләп итә. Бүгенге сессия фән, мәгариф һәм бизнес арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек системасын булдыруга юнәлдерелгән һәм монда Казан дәүләт аграр университеты төп рольне уйный”, — дип билгеләп үтте Илшат Нуриев.

Стратегик сессия барышында шулай ук агросәнәгать комплексында перспектив белгечлекләр, кадрлар әзерләү концепциясе, алдынгы аграр югары уку йорты образы, перспектив технологияләр һәм трендлар, шулай ук аграр югары уку йорты белән гамәли хезмәттәшлек юнәлешләре мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр узды.

2025 елдан башлап «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПКда кадрлар» федераль проекты кысаларында Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институтының 3 нче уку бинасына капиталь ремонт ясала һәм җайланмалар урнаштырыла. Әлеге проект кысаларында агросәнәгать комплексына югары квалификацияле кадрлар әзерләү өчен заманча шартлар тудыру планлаштырыла. Бу максатларга ирешү өчен АПК предприятиеләренә югары уку йорты белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә кирәк.

Чара йомгаклары буенча институтны җиһазландыру өчен кирәкле җайланмалар исемлеге булдырылачак, ул агросәнәгать комплексына яшь белгечләрне сыйфатлы әзерләү өчен нигез булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International