Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен чыгымнар өлешен каплауга кабат гаризалар кабул итү башлану турында хәбәр итә

2025 елның 13 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнарның савым сыерларын, ана кәҗәләрне һәм бер яшьтән зуррак кәҗә бәтиләрен тотуга чыгымнарын каплау өчен субсидияләр бирүгә гаризалар кабул итүнең икенче этабын уздыру турында хәбәр итә, гаризалар 2025 елның 14 октябреннән 24 октябренә кадәр “Минем субсидияләр (”Мои субсидии”) системасы аша электрон рәвештә кабул ителә. Субсидияләр бер савым сыерына 6300 сум, ана кәҗәгә һәм кәҗә бәтиенә 1000 сум исәбеннән каралган.

Мәгълүматны төгәлләштерү өчен контактлар: 8(843) 221-76-88 (8801).

Хуҗалык итүнең кече формалары субъектларына ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International