Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы үзмәшгульләргә субсидияләр бирү мөмкинлеге турында хәбәр итә

2025 елның 14 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы гражданнар тарафыннан җитештерелгән бәрәңге һәм ачык грунтта яшелчәләр җитештерүне арттыруны кызыксындыруга субсидияләр бирү өчен гаризалар кабул итү турында игълан итә.

Сайлап алу критерийлары:

- Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып бару һәм Татарстан Республикасы бюджетына салымнар түләү;

- физик затны һөнәри керемгә салым түләүче буларак исәпкә кую (исәптән төшерү) турында салым органы белешмәсе белән расланган салым режимын куллану.

Сайлап алу 2025 елның 15 октябреннән 27 октябренә кадәр башкарыла.

Сайлап алу иҗтимагый финанслар белән идарә итүнең «Электрон бюджет» интеграцияләнгән дәүләт мәгълүмат системасында гамәлгә ашырыла. Төгәлрәк мәгълүматны https://agro.tatarstan.ru/federalniy-proekt-razvitie-otrasley-ovoshchevodstv-7800009.htm сылтамасы буенча алырга мөмкин.

Мәгълүматны төгәлләштерү өчен контактлар: +7 (843) 221-76-54.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International