Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераннары белән очрашу узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннары советы рәисе Марс Алиев катнашты.
Чара Бөтендөнья өлкәннәр көнен, шулай ук Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган иде.
Дмитрий Яшин, ветераннарның тырыш хезмәте һәм фидакарьлеге белән республика авыл хуҗалыгының бүгенге уңышына ныклы нигез салынган, дип ассызыклады.
.jpeg)
"Сез безнең өчен тормыш зирәклеген һәм традицияләрне саклап килүчеләр булып торасыз. Сездәге белем, еллар буе тупланган тәҗрибә хәзер аеруча мөһим. Сез ватанпәрвәрлек, эшкә тугрылык, сабырлык үрнәге һәм без бүген дә сезнең эшкә сәләтегезгә һәм оптимизмыгызга сокланабыз. Сезнең көндәлек хезмәтегезне һәм яшь буын аграрийлар белән юмарт бүлешкән зирәклегегезне без югары бәялибез", - диде ул.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән ветераннарны Дмитрий Яшин һәм Марс Алиев котладылар.
Рәхмәт хатлары Габделәхәт Хәкимовка, Юрий Еровка, Илдус Габдрахмановка, Сәйдәш Исрафиловка, Харис Камалиевка, Миңнерәшит Низамовка, Равил Исхаковка тапшырылды.