2025 елның 22-26 октябрендә Казанның Спорт сарае фойесында (Мәскәү ур., 1 йорт) халыкта киң кулланыш товарларының ай саен уза торган күргәзмә-ярминкәсе - «Изобилие» (”Муллык”) Татарстан сәүдә фестивале узачак.
Чара кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә, халыкның сыйфатлы товарлар куллануын арттыруга һәм республикада күргәзмә-ярминкә эшчәнлеген үстерүгә юнәлдерелгән.
Фестивальдә киң ассортимент товарлар тәкъдим ителәчәк, шул исәптән җирле җитештерү азык-төлек продуктлары, текстиль эшләнмәләр, халык кәсепләре эшләнмәләре һәм башкалар.
Ярминкә биш көн эшләячәк, ул анда катнашучыларга һәм килүчеләргә хезмәттәшлек итү һәм сатып алулар, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү өчен киң мөмкинлекләр бирә, бу «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.
Катнашучылар өчен тулырак мәгълүмат фестиваль сайтында бирелгән: http://https://izobilie-kazan.ru/
Чара Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге ярдәмендә үткәрелә.