ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2022 ел
җомга

АГРОКӨЧнең язгы кыр эшләре актив фазада. Уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне азотлы ашламалар белән беренче тукландыру  төгәлләнгән, туңга сөрелгән җирләрне тырмалау эшләре төгәлләнеп килә. Күпьеллык үләннәрне тырмалау 20%ка башкарылган, көзге бодайны (6%), көзге арышны (5%) аммиак селитрасы белән икенче тукландыру башланган.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 14 июлендәге 717 номерлы карары белән расланган  Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының  “Авыл туризмын үстерү” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында авыл туризмын үстерү проектларын конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру (алга таба - сайлап алу) максатларында,  Россия  Авыл хуҗалыгы министрлыгы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2022 елның 10 февралендәге 68 номерлы боерыгы белән расланган Авыл туризмын үстерү проектларын конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру тәртибе нигезендә заявка  документациясен кабул итү башлану турында игълан итә.


5
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бакчада помидор үстерү серләре белән «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова бүлешә.


4
май, 2022 ел
чәршәмбе

Республикада  чәчү  кампаниясе  кызганнан-кыза  бара.  Республиканың  39 районы язгы  чәчү эшләренә кереште. 


29
апрель, 2022 ел
җомга

Бүген Алабуга районында сервис зоналы «Беларус»-Экспо үзәген ачу тантанасы булды. Чарада «МТЗ» ААҖ генераль директоры Виталий Вовк, Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге илчелеге бүлекчәсе  җитәкчесе Виктор Щетько, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Рафаэль Фәттахов катнашты.

Татарстанда чәчү кампаниясе кызганнан-кыза бара һәм бүгенге көнгә 35 район  инде чәчүгә керешкән. Быел 1852,7 мең га мәйданда чәчү планлаштырыла. Бүгенгә чәчүлекләргә 557,9 мең га мәйданда ашлама кертелгән, ә 983,3 мең га тырмаланган, аграрийлар алдында торган төп бурыч - язгы кыр эшләрен оешкан төстә  һәм сыйфатлы  башкарып чыгу.

Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә нинди перспектив чаралар каралган? Һәм бүгенге көндә предприятиеләрдә һәм оешмаларда имин хезмәт шартларын тәэмин итү эшчәнлеге нинди хәлдә? Казан Хезмәт сараенда узган «түгәрәк өстәл»дә катнашучылар шушы һәм башка темалар буенча фикер алыштылар. Очрашу Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган иде. Залда  утыручылар  арасында   төрле структураларның җитәкчеләре һәм белгечләре генә түгел, ә Татарстанның ерак җирләреннән килүчеләр дә бар  иде. Чара бер үк вакытта онлайн да, офлайн форматта узды.


28
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә. Татарстан Республикасында ел саен хезмәтне саклау, җитештерүдә бәхетсезлек очракларын һәм һөнәри авыруларны булдырмау, шулай ук эшчәнлекнең барлык өлкәләренә хезмәт культурасын кертү мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен хезмәтне саклау айлыгы үткәрелә.

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм министр урынбасары Дмитрий Яшин эш сәфәре белән Кайбыч һәм Кама Тамагы муниципаль районнарында булдылар. 


27
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Теләче муниципаль районында булды. Аның  белән бергә министр урынбасары Ленар Гарипов та  йөрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International