Иҗади бәйге 16 майда башланды. Конкурсның максаты - яшь талантларга ярдәм итү һәм Ростсельмаш техникасының кырда ничек эшләве турында сөйләү аша аларның бүгенге авыл хуҗалыгы белән һәм Россиянең машина төзелеше белән кызыксынуын арттыру иде.
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының «Агрополия» мәгълүмат системасы – хуҗалыклар, районнар, төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдәге мәгълүмат системаларыннан мәгълүмат җыючы бердәм цифрлы экосистемасы ул. Хәзер аграрийлар платформаның төп битендә кырларның паспортлаштырылуын картада процентларда һәм динамикада карый алалар. Шулай ук районнар, культуралар төркеме, культуралар һәм парлар буенча фильтрлардан да файдалана алалар.
Агрокөчнең Чаллы элеваторы быел 176 мең тонна бөртекле ашлык кабул итүне планлаштыра, бу 2021 ел белән чагыштырганда 85 мең тоннага артык. Предприятиенең фактта саклау сыешлыгы 96 мең тонна исәпләнә, шуның 20 мең тоннасы – элеваторның үзендә һәм 76 мең тоннасы – идән өслегендәге складларда.
Бүген Тукай муниципаль районында "Игеннәрне урып-җыю, орлыклар салу, көзге культуралар чәчү һәм туфракны төп эшкәртү эшләрен оештыру" мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Әлки һәм Алексеевск муниципаль районнарында булды.
Агымдагы елның 7 аенда Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы республика аграрийларына сезонлы кыр эшләрен башкаруга 9,5 млрд сум акча биргән, бу узган елның шул чоры күрсәткечләреннән 20,3%ка күбрәк.
21 - 24 сентябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә икътисадның алдынгы тармакларыннан төп уенчылар – инновацион проектларны үстерүче предприятиеләр, дөньякүләм дәрәҗәдәге экспертлар һәм аналитиклар, дәүләт хакимияте вәкилләре, инвесторлар һәм башкалар җыелачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына 2022 елның 1-2 кварталында тотылган чыгымнарын каплауга 2022 елда федераль бюджеттан финанслана торган «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» федераль проекты кысаларында субсидияләр бирү буенча сайлап алу уздыру өчен гаризалар кабул итү турында игълан итә.
4 августта «РИВЦ» АҖ генераль директоры пилотсыз платформалар эшләүче һәм шулар базасында логистик сервислар күрсәтүче Evocargo компаниясе заводында булды.
«Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында «Россия эксперт үзәге» АҖ 2020 елның ноябрендә «Минем экспорт» цифрлы платформасына – комплекслы цифрлы экосистемага керү мөмкинлеген ачты, ул бизнес өчен дәүләт һәм башка төр хезмәтләргә онлайн керү һәм экспортка чыгу мөмкинлеген тәэмин итә.