Бүген Свияжск төбәкара мультимодаль логистик үзәге территориясендә яңа «Свияжск-Зернопродукт» элеваторы төзелешенә старт бирелде. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Август» фирмасы» АҖ генераль директоры Александр Усков катнашты.
27-28 майда авыл хуҗалыгы кырларын верификацияләү буенча алгоритм эшен тикшерү максатында күчмә тикшерү уздырылды.
Бүген икмәк пешерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды, анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, Россия Икмәк пешерүчеләр берлеге президенты Алексей Лялин, Россия Икмәк пешерүчеләр берлегенең төбәкләр белән эшләү буенча вице-президенты Дмитрий Семенов, Россия Икмәк пешерүчеләр берлеге идарәсе әгъзасы, Свердловск эксперименталь механика заводы генераль директоры Марк Писаревский, Татарстан Республикасы Икмәк җитештерүчеләр берлеге идарәсе рәисе Илдар Никифоров, азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Артур Шәмсиев, «Икмәк-кондитер комбинаты» АҖ генераль директоры Булат Котдусов һәм тармакның башка вәкилләре катнашты.
Эре мөгезле терлекләрне генотиплаштыру эшләрен оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен Татарстан Республикасы делегациясе Новосибирскида булды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан делегациянең төп катнашучылары: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Гелүс Баязитов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Юлиана Юльметьева.
1 июньнән Татарстан Республикасы предприятиеләрендә Казан дәүләт аграр университеты һәм “Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе” югары белем бирү ФДБМУнең студентлар отрядлары эшли башлады.
Инновацион технологияләр, югары нәтиҗәле авыл хуҗалыгы техникасы, җайланмалар һәм комплектлау әйберләре – боларның барысын да Казанда 6 июльдән 8 июльгә кадәр узачак «АГРОВОЛГА 2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә күрергә мөмкин була.
Берничә буын мелиораторларның хезмәте Татарстанның авыл хуҗалыгын уңышлы һәм ышанычлы үстерү өчен нигез булып тора, шуңа күрә бүгенге көндә тармакка ярдәм итү — республика һәм бөтен ил дәрәҗәсендә булган өстенлекләрнең берсе ул. Бу хакта төбәктә мелиорация системасы төзелүгә 100 ел тулуга багышланган тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев сөйләде.
Татарстанда яшәүчеләр тагын ташламалы шартларда авыл җирендә йорт сатып ала йә төзи алалар. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россельхозбанк авыл ипотекасы бирә. Ташламалы ипотека Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан субсидияләр бирелгәннән соң яңадан торгызылды. Финанс чараларын хәзер хосусый торак төзелешенә яки шәһәр читендә җир кишәрлеге белән йорт сатып алырга тотарга мөмкин.
1 июньдә Түбән Новгородта барлык индустрияләрне цифрлы трансформацияләү мәсьәләләре буенча дәүләт һәм бизнесның глобаль диалогы һәм кооперациясе өчен Россиядә беренче конференция – ЦИПР 2022 старт алды.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Беларусь Республикасы Премьер-министры урынбасары Юрий Назаров белән очрашты. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.